МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
| Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
| Телефон: | 88436246753 |
| E-Mail: | Dsadmeshabash.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
| Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 ( 36 ) 37 38 39 40 >>
-
Ачык шөгыль 21.10.2016

Әти-әниләргә рус теленнән ачык шөгыль күрсәтелде.Шөгыльнең максаты балаларның рус телен дә сөйләм телен үстерү һәм авыр әйтелә торган сүзләрне дөрес әйтүне булдыру иде.Шулай ук картина,презентацияләр аша балаларның белемнәре баетылды.Сорау-җавап һәм уен формасында балалар бик актив катнаштылыр.Әти-әниләр шөгыльне ошатып кабул иттеләр.
-
Әти-әниләр җыелышы 21.10.2016

Бүген бакчабызда әти-әниләр җыелышы булып узды,барлык әти-әниләр дә тулысынча катнаштылар. Әлеге җыелышта бакчаның тәрбиячесе – Яруллина Эльмира балаларның көндәлек эш тәртибе турында таныштырды. Презентация аркылы ул балаларның бакчага килгәннән алып -кайтканчыга кадәр ни эшләүләре,эшчәнлекләрдәге эш тәртибе белән таныштырды.Бакчабызга гаи хезмәткәре Закиров Динар Рамилевич килгән иде. Ул транспорт һәләкатләре турында видеоролик күрсәтте. Балалар белән юлларда ничек йөрергә кирәклеген аңлатты, эчтәлекле чыгыш ясады. Йомгаклау өлешендә бакчада туклану, түләү тәртипләре һәм төрлеләр белән бакча мөдире Газизова Нурфия Лутфиевна чыгышы белән тәмамланды.
-
Россия зур дәүләт. 12.10.2016

Бүген сөйләм теле үстерү эшчәнлегендә балаларның Россия башкаласы Мәскәү турындагы белемнәрен баеттык, Россия символикасы турында мәгълүмат бирдек.Үстерешле уен: «Дөрес итеп тез!»уенын уйнадык. Россия әләмен һәм туграны җыйдык.
-
Россия әләме 12.10.2016

Уртанчылар төркеме Россия әләмен җыйды.
-
Агачлар белән уен. 07.10.2016

Тирә - юньдәге агачларның исемнәрен хәтердә ныгыту өчен "Агачны тап" уенын уйнадык.Балаларның кызыксынучанлыклары тагы да артты, күтәренке кәеф белән саф һава сулап бакчабызга әйләнеп кайттык.
-
Көзге урман 07.10.2016

Туган ягыбыздагы агачлар белән танышу максатыннан көзге урманга бардык,балалар тәрбияче апалары белән берлектә урмандагы агачларның төрлелеген чагыштырдылар.Агач яфракларының кызыл, сары төскә керүләрен, кайберләренең яшел төстә калуларын кызыксынып күзәттеләр.
-
Туган як кошлары 06.10.2016

Бүген кисеп ябыштыру эшчәнлегендә туган ягыбыз кошлары белән таныштык. Шуларның берсе песнәк турында табышмаклар әйтештек.Уеннар уйнадык. Песнәк турында белемнәребезне арттыргач, төсле кәгазьдән кисеп ябыштырдык.
-
Орлык җыябыз 03.10.2016

Чәчәк орлыгы җыябыз. Безнең балалар бакчасында белем бирү,хезмәт тәрбиясе белән бәйләнеп бара.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2016

Беренче октябрь өлкәннәр көне.Шушы уңайдан хезмәттәшебез Нуруллина Фәнзиләне бәйрәм белән котлау өчен өйләренә кунакка бардык.Безне ягымлы, ачык йөз белән каршы алдылар. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Фәнзилә апаның керфекләре чыланды. Күңелгә җылы булып китте,киләсе елларда да шулай очрашырга насыйп булсын, мине олылап искә алып килгәнегез өчен бик зур рәхмәт, - диде ул.Без аны шушы зур бәйрәм белән котлыйбыз. Аңа рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер, алдагы көннәрен дә якыннарының, туганнарының игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын дигән теләктә калабыз. Балаларда өлкәннәргә карата ихтирам, игътибарлык тәрбияләү өчен, менә дигән чара.
-
Көзге муллык 24.09.2016

Бу атнаның йомгаклау чарасы буларак "Көзге муллык" күргәзмәсе уздырдык.Балалар бакчасында үткәрелгән күргәзмәләрдә әти-әниләрдә актив катнашып киләләр. Бу күргәзмә дә катнашкан әти-әниләргә рәхмәтебезне белдеребез.








