МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район,д.Мешабаш,Г.Тукая улица, 21. |
Телефон: | 88436246753 |
E-Mail: | Dsadmeshabash.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ-"Мешабашский детский сад" Тюльпан" |
Руководитель: | Маликова Залия Ренатовна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 17 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ - «Мешабашский детский сад «Тюльпан» Сабинского муниципального района РТ» / Саба районы Мишәбаш авылы "Тюльпан балалар бакчасы" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Россия әләме 12.10.2016
Уртанчылар төркеме Россия әләмен җыйды.
-
Агачлар белән уен. 07.10.2016
Тирә - юньдәге агачларның исемнәрен хәтердә ныгыту өчен "Агачны тап" уенын уйнадык.Балаларның кызыксынучанлыклары тагы да артты, күтәренке кәеф белән саф һава сулап бакчабызга әйләнеп кайттык.
-
Көзге урман 07.10.2016
Туган ягыбыздагы агачлар белән танышу максатыннан көзге урманга бардык,балалар тәрбияче апалары белән берлектә урмандагы агачларның төрлелеген чагыштырдылар.Агач яфракларының кызыл, сары төскә керүләрен, кайберләренең яшел төстә калуларын кызыксынып күзәттеләр.
-
Туган як кошлары 06.10.2016
Бүген кисеп ябыштыру эшчәнлегендә туган ягыбыз кошлары белән таныштык. Шуларның берсе песнәк турында табышмаклар әйтештек.Уеннар уйнадык. Песнәк турында белемнәребезне арттыргач, төсле кәгазьдән кисеп ябыштырдык.
-
Орлык җыябыз 03.10.2016
Чәчәк орлыгы җыябыз. Безнең балалар бакчасында белем бирү,хезмәт тәрбиясе белән бәйләнеп бара.
-
Өлкәннәр көне 01.10.2016
Беренче октябрь өлкәннәр көне.Шушы уңайдан хезмәттәшебез Нуруллина Фәнзиләне бәйрәм белән котлау өчен өйләренә кунакка бардык.Безне ягымлы, ачык йөз белән каршы алдылар. Балалар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Фәнзилә апаның керфекләре чыланды. Күңелгә җылы булып китте,киләсе елларда да шулай очрашырга насыйп булсын, мине олылап искә алып килгәнегез өчен бик зур рәхмәт, - диде ул.Без аны шушы зур бәйрәм белән котлыйбыз. Аңа рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер, алдагы көннәрен дә якыннарының, туганнарының игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын дигән теләктә калабыз. Балаларда өлкәннәргә карата ихтирам, игътибарлык тәрбияләү өчен, менә дигән чара.
-
Көзге муллык 24.09.2016
Бу атнаның йомгаклау чарасы буларак "Көзге муллык" күргәзмәсе уздырдык.Балалар бакчасында үткәрелгән күргәзмәләрдә әти-әниләрдә актив катнашып киләләр. Бу күргәзмә дә катнашкан әти-әниләргә рәхмәтебезне белдеребез.
-
Кросс-2016 24.09.2016
Милләтләр кросында катнаштык.Көзге матур көндә спорт белән шөгыльләнү балаларга бик ошады.
-
Кросс-2016 24.09.2016
-
Тирә-якны яшелләндерү 23.09.2016
Бүген без дә агач утырту акциясендә катнаштык. Агачлар утырту - изге гамәл, дип, юкка гына әйтмиләр. Әйләнә-тирәдә күпме генә агач булмасын, ул бер кайчан да артык булмый. Тирә-якны яшелләндерү юнәлешендә үткәрелүче бу чара дәвамлы булсын.