МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | с.Кильдебяк, ул.Школьная 22 |
Телефон: | +7(843)-624-55-25 |
E-Mail: | kildebeksaba@yandex.ru, Skil.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Кильдебякская СОШ" |
Руководитель: | Мавлитов Нияз Миннахматович |
Год основания учреждения: | 1968 |
У нас учатся: | 127 учеников, из них иностранных граждан 8 |
У нас учат: | 22 |
МБОУ "Кильдебякская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 ( 44 ) 45 46 47 48 49 50 >>
-
20.02.2019
11 нче сыйныф укучыбыз Валияхметова Алисә рус әдәбиятыннан республика күләмендә призер дәрәҗәсенә иреште. Укытучысы - Хилалутдинова М.С. Котлыйбыз!
-
16.02.2019
Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген класс сәгатьләрендә өлкән класс укучыларыбыз Татарстан Республикасы Диңгез флоты ветераннары оешмасының Саба районы вәкилләре белән очраштылар. Очрашу барышында ветераннарыбыз флот тормышы, кызыклы хатирәләр белән уртаклашты. Солдат хезмәтенең асылын аңлаттылар.
-
Әфганстан - йөрәк ярасы 15.02.2019
15 нче февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылганга 30 ел тулды. Шул уңайдан 14 нче февраль көнне Килдебәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Әфганстан-йөрәк ярам!”-дип аталган класстан тыш чара үтте. Чарада 8-11 нче сыйныф укучылары, безнең җирлектән Әфган илен, Әфган җирен үз күзләре белән күргән, анда барган сугышларда катнашкан Газизов Илшат Гыйлмулла улы, Гарифуллин Рушан Миннехан улы катнашты.Алар хатирәләре белән уртаклаштылар, укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.Егет кешегә армиягә баруның кирәклеген искәртеп үттеләр. Ватанны саклау - ир-егетнең изге бурычы. Чын ирләр өчен бу элек тә шулай булган һәм хәзер дә! Әмма башкача беркайчан да безнең ил солдатының итекләре читләр җирен таптамасын иде. Һәм үз улларын армия хезмәтенә озатучы аналарга беркайчан да аларның цинк табутка салынган гәүдәләрен генә каршы алырга язмасын иде.
-
13.02.2019
Сегодня в рамках "Урока универсиады" в нашей школе состоялась встреча с двукратным Паралимпийским чемпионом, заслуженным мастером спорта Рушаном Миннегуловым . Школьников интересовали дальнейшие спортивные планы Рушана , его отношение к себе и своим достижениям и многое другое. Атмосфера была очень теплой, встреча – яркой, а диалог – интересным ... Встреча прошла на едином дыхании и на одной волне со спортсменом. ... – Нашему чемпиону мы желаем только побед во всех его достижениях! Вперед!
-
12.02.2019
9 нчы сыйныф укучысы Нурияхметов Булат ОБЖ фәненнән Россия күләм укучылар олимпиадасының региональ турында призер дәрәҗәсенә иреште. Укытучысы - Халимов И.Г. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез.
-
04.02.2019
11 нче сыйныф укучысы Шаманов Инсаф технология фәненнән россия күләм укучылар олимпиадасының региональ турында призер дәрәҗәсенә иреште. Укытучысы Мухарлямов Р.Г. Котлыйбыз!
-
Көрәшче егет 04.02.2019
10 нчы сыйныф укучыбыз Каюмов Нияз Ренат Фардеев истәлегенә багышланган рәсәй күләм көрәш ярышында үз авырлыгында 1 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар юлдаш булсын сиңа , Нияз.
-
02.02.2019
11 нче сыйныф укучысы Гаптерахимова Рузилә татар әдәбиятыннан Республика күләм олимпиадада призер дәрәҗәсенә иреште. Укытучысы Аскаров Н.М. Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 01.02.2019
10 нчы сыйныф укучысы Шарипова Гөлия, 11 нче сыйныф укучысы Валияхметова Алисә татар теленнән Республика күләм олимпиадада призер дәрәҗәсенә ирештеләр. Укытучылары Латипова Р.А., Аскаров Н.М. Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез.
-
28.01.2019
Уңышларыбыз күп, мактана да алабыз, бу уку елында мәктәбебез укучылары бөтенрәсәй мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабында 24 призлы урын, муниципаль олимпиадада 2 призлы урын яуладылар.
Хәзер укучыларыбыз олимпиадаларның региональ һәм республика этабында катнашалар. 9 нчы сыйныф укучыбыз Нуриахметов Булат астрономия фәненнән олимпиаданың региональ этабында призер дәрәҗәсенә иреште. Укытучысы - Фазылова Г.Г. Котлыйбыз! Молодцы!