Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422071, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кильдебяк, ул. Школьная, д. 22 |
Телефон: | +7(843)-624-55-28 |
E-Mail: | kildebek.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» |
Руководитель: | Ракипова Айгуль Мидхатовна |
Год основания учреждения: | 2010 |
У нас учатся: | 20 воспитанников |
У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Кильдебякский детский сад «Кояшкай» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Сау бул бакча 01.06.2015
Бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авзлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар. Ә шулай да бүген күңелебез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар.
Балалар мәктәпнедә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәламәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булыгыз. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар Сезгә балалар! -
1 июнь - Балаларны яклау көне 01.06.2015
Балаларның шатлыгын
Ишетсен Җир, тыңласын Җир!
Балаларның көлүеннән
Беркайчан да тынмасын Җир!
Балалар - иң зур көч
Балалар - киләчәк
Балалар хакына
Тынычлык булачак! -
Приглашение 29.05.2015
Уважаемые родители и гости!
Приглашаем Вас на выпускной бал ,который состоится 30 мая 2015 года в 16.00 часов.
-
Безнеңдә эшлисе килә... 27.05.2015
Балаларны үсеп утыручы чәчәкләргә карап соклана белергә, аларның матурлыгын күрә белергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү. Кечкенәдән эш сөеп, эш эшләп үсүләренә ирешү.
Чәчәчкләр, хуш исле чәчәчкләр -
Лаләләр, сөмбелләр, нәркизләр.
Никадәр гүзәллек, нәфислек,
Алардан сибелә хуш исләр.
Болайда кыска гомерне өзмик
Кыскартмыйк чәчәкләр гомерен
Алсу, нәфис чәчәкләрнең дә,
Кешеләрнең дә белик кадерен. -
Вперед "ДРУЖБА"! Вперед! 23.05.2015
Вот и прошли соревнования в ледовом дворце "Нарат" в честь закрытия сезона! Ребята наши все молодцы! Катались очень ловко, быстро и правильно!
Мы любим кататься на коньках. И с нетерпеньем будем ждать следующего сезона!
Спорт – и здоровье без таблеток,
Поверь, реально круглый год!
Попробуй делать каждый день
Здоровым станешь – это клёво! -
"Талантлар утравы-2015" 21.05.2015
"Талантлар утравы -2015" гаиләләр ансамбле фестивалендә безнең бакчабыздан Касыймовлар гаиләсе катнашты. Алар "Сайра,сандугач" җыры белән тамашачыларның күңелләренә үтеп керделәр.Гаиләдә ике талант иясе булу, үзе бер сөенеч. Бакча коллективы исеменнән аларга зур рәхмәт белдерәбез. Алга таба да иҗат чишмәләрегез сүнмәсен!!!
-
мозаика... уен гына тугел ул!!! 19.05.2015
Мозаика, анын нинди генә төрләре һәм размерлары юк хәзер! Җаның кайсын тели, шунысын ал! Тик һичшиксез ал! Чөнки мозаика тезү- вак моториканы, акылны, уйлап табу һәм фикерләү сәләтен, төгәллек һәм тәртипне ә иң мөһиме, психик һаләтне җайларга, устерергә булыша. Бу төр уен әсбабы балалар бакчасында да мөһим урынны биләп тора.Аның ярдәмендә без балаларның табигый сәләтләрен, мөстәкыйльлелекләрен, ихтыяр көчләрен үстерү өстендә эшлибез.
-
Язгы бакча эшләре 18.05.2015
Дуслык - бөек көч
Дуслыкның көче нәрсәдә дип сорарсыз...
Чын дус сине беркайчанда уңайсыз хәлдә калдырмас, алдамас, авыр вакытта һәрчак булышыр.
Язлар килсен мул булып
Иген уңсын кыр тулып.
Дуслар булсын һәр җирдә
Тынычлык булсын илдә.
Язгы бакча эшләре тәмамланып килә, язның әле дымлы җирне үләннәр һәм аллы-гөлле чәчәкләр белән бизисе бар.
Язгы бакча эшләрендә балаларда үз көчләрен керттеләр. -
Туган коннар елга бер генә!!! 14.05.2015
Группабызның иң матур, акыллы малаен ӘМИРНЕ 5 яшь тулган көне белән котлап, күңелле клоун килде!!! Балаларга бик кунелле булды!
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвеңне генә телибез. -
Атналык тема: "Язучыларыбыз иҗаты" 12.05.2015
Максат:Әкияткә сәнгать әсәре буларак тотрыклы кызыксынуны тәэмин итү, үстерү. Балаларның матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуларын үстерү. Кыска шигырьләрне матур итеп ятлап сөйли белү, тирә-юньдәге күренешләргә игътибарлы туплый белергә өйрәтү.
И күңелле бу урманда
Табигать кочагында
Менә шуны истә тоту,
Кирәктер шул чагында.