Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Бездә бүген кунаклар. 02.12.2015

Бүген Тимершык урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары тарафыннан безнең мәктәп укучыларына күңелле музыкаль программа күрсәтелде. Концерт матур җыр- биюләр,шигырь сөйләүләр белән үрелеп барды. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр, укучылар балаларга дип кулдан ясалган открыткалар, мәктәп коллективы уку кирәк- яраклары алып килгәннәр. Кунакларның чыгышлары балалар күңеленә онытылмаслык булып кереп калды.
-
Күңелле уеннар. 02.12.2015

Тимершык авыл клубы хезмәткәрләре балаларга күңелле уеннар оештырдылар. Уеннарда балалар бик теләп катнаштылар, бүләкләр алдылар.
-
Шашка,шахмат уены. 01.12.2015

Инвалидлар декадасы башлану уңаеннан район мәгариф үзәге һәм укытучы- оештыручы Идрисова С.И.,методист Гибадуллина Л.Х.,педагог-психолог Гимадиева И.И.,психолог-Ногуманова А.И. безнең мәктәп укучыларына шашка,шахмат уены оештырдылар. Кече класс балалары белән уеннар һәм тренинглар үткәрделәр. Уенда җиңүчеләрне һәм актив катнашучыларны район мәгариф үзәге хезмәткәрләре бүләкләделәр. Бүгенге кичә кызыклы һәм узенчәлекле булды. Мәктәп җитәкчелеге район мәгариф үзәге хезмәткәрләренә чиксез рәхмәтләрен белдерә.
-
Әхлак тәрбиясе. 01.12.2015

Инвалидлар декадасының башлануы уңаеннан мәктәбебезгә дин әһеле Дамир хәзрәтне чакырдык. Дамир хәзрәтне балалар тиз арада үз иттеләр. Укыган вәгазләрен игътибар белән тыңлап утырдылар, сорауларына җавап бирделәр. Дамир хәзрәт балаларга яхшылык белән яманлыкның,әхлак белән тәртипсезлекнең, изгелек белән ваемсызлыкның аермасын мисаллар китереп аңлатып күрсәтте. Бу очрашу безнең балалар өчен бик әһәмиятле булды.
-
Әнилэр көне 28.11.2015

Бүген безнең мәктәбебездә әниләр көне уңаеннан "Җиргә яктылыкны,илгә матурлыкны, сез бирәсез газиз әниләр!" концерт- ярминкә булып узды. Мәктәп хезмәткәрләре кунакларга дип татлы табынын әзерләргә ашыксалар, ә балалар иртүк матур күлмәкләрен киеп әниләренең килүләрен түземсезлек белән көттеләр. Аларның бүген әниләренә,дәү әниләренә,әтиләренә бик күп яңалыклары бар иде. Чөнки күпләре ярминкәгә дип матур-матур кул эшләрен куйды, кадерлеләренә бүләкләр әзерләделәр. Ярминкәдә төрледән-төрле кул эшләре сатылды, ә сәхнәдә балалар үзләрен чын артистлар кебек хис иттеләр, җырладылар- биеделәр. Бәйрәм бик эчтәлекле һәм онытылмаслык булып узды. Әти-әниләр мәктәп коллективына үзләренең чиксез рәхмәтләрен белдерде.
-
Конкурс на стенгазету ко Дню матери. 26.11.2015

Объявлен конкурс на стенгазету ко Дню матери. Учащиеся старательно готовятся. Удачи всем!
-
Әниләребезгә-бүләккә! 24.11.2015

Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәп укучылары, труд укытучылары белән берлектә әниләренә сюрприз ясарга булдылар.. Егетләребез бик тырышып әниләренә, дәу әниләренә дип агач материалыннан матур картиналар,куна такталары,сыннар ясыйлар.
-
Кызларыбыз бүләк әзерли. 24.11.2015

Кул эшләренә оста кызларыбыз әниләренә бүләккә матур башмаклар бәйлиләр, кулъяулыклар чигәләр.
-
Балаларнын хокукын яклыйк! 20.11.2015

Бүген мәктәптә 20 ноябрь, Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан линейка үткәрелде. Анда район мәгариф бүлегеннән Гимадиева Алисә И,,балаларның хокукларын яклау бүлеге җитәкчесе Хисаметдинова Зөлфия Ф,,ОНВ дан Романова Алисә Г,, администрация вәкиле Билалов Ренат М,,социаль яклау үзәгеннән Энҗе Мидхатовна балаларның хокукларын яклау буенча чыгыш ясадылар. Мәктәп коллективы үзләрен борчыган сорауларга җавап алдылар.
-
Награждение. 17.11.2015

Завершилась неделя толерантности. Учащиеся активно участвовали во всех мероприятиях.Самых активных наградили грамотой и подарками.






