Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 91 92 ( 93 ) 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Көнкүреш дәресләрендә. 17.12.2015

Социаль көнкүреш дәресләрендә укучылар чисталыкка пөхтәлеккә, ризык хәзерләү серләренә, җәмгыяттә үз-үзенне тоту кагыйдәләренә өйрәнәләр. Бүген алар бүлмә гөлләрен тәрбияләделәр.
-
Яна елга әзерләнәбез. 14.12.2015

Мәктәбебездә яңа ел бәйрәменә әзерләнү башланды. Һәр класс укучылары үз классларын үзенчәлекле итеп бизәргә тырышалар.
-
Акция "Помоги птицам зимой" 12.12.2015

Сегодня в нашей школе проводилась акция «Помоги птицам зимой!». После занятий учащиеся вместе с воспитателями сделали птицам кормушки и повесили их деревьям.
-
Туган көн. 11.12.2015

8 класс укучысы Машаның туган көнен барлык дуслары һәм классташлары белән билгеләп үттек. Үз чиратында Мария дусларын тәмле,зур торт белән сыйлады. Дуслары Мариягә истәлекле туган көн бүләге дә тапшырдылар.
-
Симет укучылары бездә кунакта. 08.12.2015

Симет мәктәбе укучылары безнең балаларны үзләренең матур концертлары белән сөендерде. Балалар кунаклар белән бергәләп җырладылар да, биеделәр дә. Безнең мәктәпкә бүләккә,хезмәт дәресендә укучылар тырышлыгы белән ясалган кул эшләре бүләк иттеләр. Мәктәп коллективы исеменнән Симет урта мәктәбе коллективына һәм оештыручыларга олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
"Без йолдызлардан яктырак!" 08.12.2015 8 декабрь көнне Саба муниципаль районы культура бүлеге оештырган "Без йолдызлардан яктырак!" хәйрия концертында безнең мәктәптән дә укучылар катнашты. Сәләхиев Булат шигырен сөйләгәндә зал тын калып тыңлап утырды,көчле алкышларга күмде. Безнең мәктәптән Нигъматуллин Ильназ, Попов Виталий да сәхнәгә күтәрелдәләр.

-
Кунаклар куандырды. 07.12.2015

Бүген безнең мәктәп балаларына Шыңар авылы мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар бик күңелле музыкаль тамаша күрсәттеләр. Клоуннар балаларны уйнаттылар да, биеттеләр дә,җырлаттылар да. Бәйрәм балаларга бик ошады. Мәктәп коллективы аларга олы рәхмәтләрен җиткерә.
-
Өстәл теннисы. 05.12.2015

5 декабрь көнне мәктәбебездән 6 укучы районыбыз оештырган өстәл теннисы ярышында катнаштылар. Укучыларыбызның тырышлыгы юкка булмады, 8 класс укучысы Гороховатченко Галина кызлар арасында 3 урынга ия булды.
-
Укучыларыбыз уңышлары. 04.12.2015

3 декабрь көнне безнең мәктәп укучылары районыбыз оештырган шашка ярышында катнашып призлы урыннарга ия булдылар. Менә алар мәктәбебез горурлыгы: Гороховатченко Галина- 1 урынга, Чумакова Мария- 3 урынга ия булдылар. Закиров Айрат һәм Галлямов Дәниф үзләрен иң актив һәм иң оста уенчылар итеп таныттылар. Алга таба да уңышлар телибез аларга.
-
Күңелле стартлар. 03.12.2015

Инвалидлар декадасын дәвам итеп, мәктәбебез психологы Гөлшат Ильшатовна балалар өчен күңелле стартлар ярышы оештырды. Уенда "Дуслык" һәм " Яхшылык" командалары ярышты. Уен башында һәр команда үз девизын һәм җырын башкарды. Ярышта балалар бик теләп һәм тырышып катнаштылар. Шуңадыр да уен дуслык җиңүе белән тәмамланды.






