Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Күңелле ял итәбез. 18.01.2016

Балаларның туган көннәрен үзенчәлекле һәм истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. 6 класста укучы кызыбыз Гөлназны,7класста укучы кызыбыз Айгөлне укытучылары,тәрбиячеләре, дуслары котлады һәм бүләкләр тапшырды. Кичен туган көн ияләре хөрмәтенә дискотека оештырылды.
-
Дәресләр күңелле үтә. 13.01.2016

Укытучылар коллективы класс сәгатьләрен, дәресләрне кызыклы һәм үзенчәлекле итеп үткәрәләр. Дәресләрне һәрдаим күрсәтмә материаллар, презентацияләр белән бәйләп алып баралар. Шуңа да укучылар дәресләргә яратып йөриләр.
-
Буш вакытларда... 11.01.2016

Дәрестән соң режим буенча тәрбияләнүчеләр саф һавада булалар. Алар чана-чаңгы шуалар, тәрбияче апалары оештырган хәрәкәтчән уеннарда теләп катнашалар. Кичен төрледән-төрле өстәл уеннарын да яратып уйныйлар.
-
Безнекеләр булдыра! 30.12.2015

Мәктәбебез коллективы үзенә һәр яктан да тырыш, өлгер шәхесләрне генә туплаган диярсең. Алар мәктәп тормышыннан тыш җәмәгать эшләрендә дә актив катнашалар. 30 декабрь көнне Кызыл Мишә авылы мәдәният йортында уздырылган Яңа ел кичәсендә мәктәп коллективы сәхнәләштерелгән чыгышы белән авылдашларын таң калдырды. Аларга алдагы тормышларында да шундый актив һәм позитив булуларын теләп калабыз.
-
Укытучылар киңәшмәсе. 28.12.2015

Бүгенге укытучылар киңәшмәсендә түбәндәге темаларга презентацияле чыгыш ясалды:
1."Сәламәтлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары белән эшләү чаралары" темасына башлангыч сыйныф укытучысы Гөлфия Рахимҗановна чыгыш ясады.
2. "Сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән уку һәм танып- белү эшчәнлеген үстерү методлары" темасына рус телчесе Резеда Вакифовна чыгыш ясады.
3. "Сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән класстан тыш чаралар" темасына бисер җыю,шахмат-шашка кружогы җитәкчесе Найлә Мөхәммәтовна чыгыш ясады.
4. Икенче чиреккә нәтиҗә ясау уңаеннан һәр класс җитәкчесенең чыгышы.
5. Коллективны мәктәп тормышындагы яңалыклар һәм проблемалар белән уку-укыту һәм тәрбия эшләре җитәкчесе Халидә Миннуловна таныштырды.
-
Бездә бүген Яңа ел бәйрәме. 27.12.2015

Яңа ел бәйрәменә күп әкияти кунаклар килде. Балалар урман кунагы Убырлыны, йомшак куяннарны, хат ташучы Печкинны бик яраттылар,алар белән чыршы тирәли әйләнделәр,уйнадылар,җырладылар.Кыш бабай белән Кар кызына һәр класс укучылары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, күп күчтәнәчләр һәм бүләкләр алдылар.Яңа ел бәйрәме күңелле, истә калырлык булып үтте.
-
Волонтерлар белән күңелле очрашу. 26.12.2015

Бүген безнең мәктәпкә Казан шәһәреннән "Право на жизнь!" волонтерлар оешмасы вәкилләре килде. Алар мәктәпкә матди ярдәм йөзеннән,балаларның буш вакытларын куңелле һәм мавыктыргыч итеп уздыру өчен күп төрле дидактик уеннар, музыкаль центр, баллы күчтәнәчләр алып килделәр. Балалар белән кызыклы уеннар уйнадылар, сабын көбегеннән шоу күрсәттеләр,һәрбер балага аерым уенчыклар,шарлар өләштеләр. Безнең мәктәп коллективы "Право на жизнь!" оешмасындагы оештыручыларга һэм генераль директор Вадим Валерьевичка чиксез рәхмәтләрен җиткерә.
-
Без булдырабыз! 24.12.2015

Елдагыча гадәткә тугры калып быел да һәр класс укучысы стенгазета конкурсында актив катнаша.
-
Яңа елга бүләкләр. 22.12.2015

Яңа ел бәйрәме якынлашу уңаеннан, балалар дәрестән тыш чараларда укытучыларына,әти-әниләренә яңа ел бүләкләре әзерлиләр.
-
Контроль эшләр эшлибез. 18.12.2015

Мәктәбебездә урак өсте башланды.Икенче чирекне йомгаклау уңаеннан һәр класс контроль эшләр башкара. Укучыларыбызга уңышлар телибез.






