Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
| Адрес: | 422057, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Кзыл Меша, ул. Ленина, д. 35 |
| Телефон: | +7(843)-624-35-61 |
| E-Mail: | Gbou.SabyschoolsOvz@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Сабинская школа-интернат" |
| Руководитель: | Нуриева Диляра Бадертдиновна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 75 учеников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабинская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
"Безопасные дороги детства" 07.04.2016

В целях создания безопасных условий жизнедеятельности учащихся,профилактика и предупреждение детского дорожно-транспортного травматизма,возникновения пожаров и других чрезвычайных ситуаций, связанных с детьми в школе организовали просмотр видеофильмов " Безопасные дороги детства", "Безопасность на воде", "Правила дорожного движения".
-
"Чын күңелдән көләбез" күңел ачу кичәсе. 01.04.2016

Балаларның иҗади һәм артистлык сәләтләрен үстерү максатыннан тәрбиячеләр Ахметвалиева Н Р., Давлитова Р.В. "Чын күңелдән көләбез" күңел ачу кичәсе уздырдылар.
Көлке бәйрәме күмәк ,хәрәкәтчән уеннар һәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Асфальтта "Ямьле яз" рәсем конкурсы. 31.03.2016

Саф һавада оештырылган "Ямьле яз" рәсем конкурсында укучылар теләп катнаштылар. Тәрбияче Альбина һәм Гүзәл апалары белән яз фасылына багышланган "Табышмак әйтәм- җавабын тап" башваткыч уенын уйнадылар. Аннары төсле акбурлар белән һәрберсе асфальтка рәсемнәр төшерде.
-
Укытучылар киңәшмәсе. 22.03.2016

Бүгенге укытучылар киңәшмәсенең көн тәртибендә:
1. "Сәламәтлекләре чикләнгән балалар мәктәбендә түгәрәк эшчәнлеге" темасына физик тәрбия укытучысы Карамов А.Р. чыгышы.
2. "Укытучы һәм укучының иҗади үсеш потенциалын үстерү" темасына тәрбияче Мингазова Г.М. чыгышы.
3. 3 чирек нәтиҗәләре буенча класс җитәкчеләре, укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мингазова Х.М. чыгышы.
-
Безнең беренче уңышлар! 21.03.2016

Безнең мәктәп беренче кыяр уңышларын җыеп алды.
-
Нәүрәз мөбәрәкбад! 19.03.2016

Хуш киләсең,гүзәл Нәүрүз!-
Язгы яңа елыбыз,
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Бүгенге Нәүрүз бәйрәме елдагыча укучыларның хезмәт җимешләрен сату ярминкәсе белән башланып китте. Шул арада ашханә хезмәткәрләре кунакларны да, укучыларны да тәмле коймак белән сыйладылар. Бәйрәм тамашасы әкият кунаклары белән башланып, укучыларның чыгышлары һәм күңелле ярышлар белән үрелеп барды.
-
Ачык дәрес. 18.03.2016

Хезмәт укытучысы Ахметова Р.Г. авыл хуҗалыгы хезмәте фәненнән "Басу культуралары" дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
-
Эш белгән,югалмас! 18.03.2016

Штукатур-маляр хезмәтенә өйрәтүче хезмәт укытучысы Габдрахманов М.Н. "Откослар ясау" темасына ачык дәрес күрсәтте.
-
Кул тотынса,эш карышмый. 17.03.2016

Хезмәт дәресе укытучылары Ахметова Р.Г. һәм Габдрахимов М.Н. югары сыйныф укучылары арасында "Кул тотынса,эш карышмый" темасы астында конкурс уздырдылар.
-
КВН-дәрес. 17.03.2016

Көнкүреш хезмәтенә өйрәтү дәресләренең 3 чиреген тәмамлау уңаеннан Әхмәтҗанова А.А. КВН-дәрес күрсәтте. Укучылар ел буе өйрәнгәннәрен башкалар белән дә уртаклаштылар.






