Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
| E-Mail: | DsadSaf.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
| Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
| Год основания учреждения: | 1998 |
| У нас учатся: | 44 |
| У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 ( 78 ) 79 80 >>
-
Әниләрне котлыйбыз! 29.11.2019

Әниләрнең көне бүген. Бәйрәм.
Ә бит һәр көн алар көне ул.
Әни безнең өчен бөтен дөнья:
Суы да ул, җире, күге ул!Бәйрәмегез белән, кадерле Әниләр! Саулык-сәламәтлек, гаилә шатлыклары, елларның иминлеге, күңелләрнең тынычлыгы — барысы да — Сезгә! Бүгенге бәйрәм улларыгыз, кызларыгыз өчен сөенү хисләрен тагын да арттырсын. Кояшны җылырак, җилләрне ягымлырак, көннәрне аязрак, күкләрне зәңгәррәк итсен!
-
Математика иленә сәяхәт 29.11.2019

Уртанчылар төркеме балалары белән математика илендә сәяхәттә булдык. Балалар 1-10 саннары белән танышып, төрле тукталышларда булып, геометрик фигуралар турында булган белемнәрен ныгыттылар.
-
Әниемнең җылы кочагы 28.11.2019

Мең-мең йолдыз, мең-мең кояш
Әнием кочагында.
Купме нур һәм җылылык бар
Куңеле учагында.
Әниемнең кочагы -
Изгелекләр учагы.
Балам, диеп назлап, сөеп,
Ярат, ярат, син, тагын.
Бүген зурлар төркеменә йөрүче балалар, әниләрен чакырып, үз һәнәрләрен күрсәтеп, матур итеп котладылар.
-
Саф һавада уеннар! 28.11.2019

-
"Әниләр бәйрәме!" 27.11.2019

Көннәр якты булсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен,
Әни кирәк, әни кирәк!
Иң кадерле кеше җирдә
Әни, димәк!
-
"Минем әни бер генә!" 27.11.2019

Уртанчылар төркемендә "Минем әни бер генә!" дип исемләнгән әниләр бәйрәме утте. Балалар әниләренә багышлап шигырьләр, җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
-
Режим вакытында 26.11.2019

-
Кечкенәләрдә рәсем эшчәнлеге 12.11.2019

-
Әвәләү 29.10.2019

Балалар пластилинны әвәләп, үзләренең исемнәрен яздылар.Бербөтен кисәк пластилиннан тартып әвәләүне ныгыту, шомарту алымын камилләштерү, предметның өлешләренең зурлылык дөрес бирүләренә ирешүне, исемнәрнең язылышын истә калдыруны максат итеп куелган иде.
-
Россия - зур дәүләт 28.10.2019

Россия флагының өч төсе - Ватаныбызның иң мөһим символларының берсе. Ак төс азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр - ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Хәзерге көндә дә әләм илебезнең иксез-чиксез киңлекләрендә яшәүче купмилләтле халкыбызны дәүләтчелегебезне, милли хокукларыбызны яклау һәм буыннар бәйләнешен саклап калу омтылышында берләштерә. Флаг ватандашларыбызның хезмәтен, фәнни ачышларын һәм икътисад, социаль, мәдәният һәм спорт өлкәләрендәге казанышларын бәйли. Балаларыбызда дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбиялибез. Тынычлыкны һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерергә бердәм ниятебез Россия Федерациясенең көч-куәтен арттыруга этәргеч булып тора.






