Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Измя, улица Школьная, дом 9 |
Телефон: | +7(843)-624-91-15 |
E-Mail: | safchishme.sad@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ - Изминский детский сад "Саф чишмэ" |
Руководитель: | Гошина Олеся Викторовна |
Год основания учреждения: | 1998 |
У нас учатся: | 32 |
У нас учат: | 4 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Изминский детский сад «Саф чишмэ» Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Урман иң зур байлыгыбыз! 20.04.2019
"Урман - җиребезнең матурлыгы, байлыгы" атналык теманы йомгаклап, зурлар төркеменә йөрүче балалар традицион булмаган алым белән каен агачларын ясап, әти-әниләр өчен күргәзмә оештырдылар.
Урман - кешенең иң якын дусты. Ул йорт салырга бүрәнә, өй кирәк – яраклары һәм мебель өчен чимал, утын бирә. Җиләк – җимеш һәм дару үләннәренең чамасы юк.Ә саф һавасы ни тора! Урман үзенең матурлыгы белән дә кадерле. Саф һавасы, йөрәкләргә үтеп керерлек кошлар сайравы, аллы – гөлле чәчәккә күмелгән аланнары, гөлдән – гөлгә кунучы күбәләкләре кешенең кәефен күтәрә, хәтта дәвалый да. Урманда рәхәтләнеп ял итәсең, сәламәтлегең ныгый, яшәү өчен яңа көч туплыйсың. Яшел төс күзләрне ял иттерә, тынычландыра. Урман – безнең байлыгыбыз. Шуңа күрә ул байлыкны кадерләп сакларга кирәк.
Без- табигать балалары,
Гел аның кочагында.
Уйнаганда ялгышлар да
Була шул кайчагында.
Учак яксак урманнарда
Сүндерәбез кисәвен.
Тик җыярга онытмагыз
Чүп-чар, кәгазь кисәген.
-
Халык-ара балалар китабы көне 02.04.2019
2 нче апрель - Халык-ара балалар китабы көне уңаеннан Иләбәр китапханәсе хезмәткәре Галиева Вәсилә апа белән бакчабызда очрашу булды. Ул китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Балаларда китапларга карата сакчыл караш тәрбияләде. Матур һәм яхшы эчтәлекле әкият, шигырьләр белән таныштырды.
-
Халык-ара балалар китабы көне 02.04.2019
2 нче апрель - Халык-ара балалар китабы көне уңаеннан, Иләбәр китапханәсе хезмәткәре Галиева Вәсилә апа белән бакчабызда очрашу булды. Ул китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Балаларда китапларга карата сакчыл караш тәрбияләде. Матур һәм яхшы эчтәлекле әкият, шигырьләр белән таныштырды. Уртанчылар төркеменнән Иләбәр китапханәсенә йөрүче балалар да ачыкланды.
-
Халык-ара балалар китабы көне 02.04.2019
2 нче апрель - Халык-ара балалар китабы көне уңаеннан, Иләбәр китапханәсе хезмәткәре Галиева Вәсилә апа белән бакчабызда очрашу булды. Ул балаларны китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Балаларда китапларга карата сакчыл караш тәрбияләде. Кызыклы һәм яхшы эчтәлекле әкият, шигырьләр белән таныштырды. Зурлар төркемендә Иләбәр китапханәсенә күп йөрүче балалар да ачыкланды.
-
Туберкулёзга каршы 28.03.2019
Эзмә ФАП мөдире Шәйхетдинова Гөлназ Шәмсетдиновна бүген бакчабызда "Туберкулез авыруы" темасы буенча чыгыш ясады. Авыруның беренче билгеләре, ничек йогуы, дәвалану ысуллары турында аңлатты.
-
Нэүрүз бәйрәме 23.03.2019
Буген Нәүрүз бәйрәменә
Без чакырдык кунаклар.
Кунакларнын килүенә
Без пешердек коймаклар.
Коймакларга карасаң,
Менә шулай купергән,
Менә шулай кысылган,
Менә шулай җәелгән.
Коймагынны майлап ал,
Теләгенне сайлап ал.
-
Нәүрүз бәйрәме 23.03.2019
Яз килде, яз килде.
Үрдәк белән каз килде.
Былбылдан аваз килде -
Нәүрүз мөбәрәк булсын!Дуслар, эшегез уң булсын,
Теләгегез юш булсын.
Күңелегез хуш булсын.
Нәүрүз мөбәрәк булсын! -
Нәүрүз бәйрәме 23.03.2019
Буген бездә Нәүрүз-бәйрәм
Без җырлыйбыз әйләнеп,
Безнең болай җырлашулар,
Калсын сагынып сөйләрлек.
-
Су- яшәү чыганагы 22.03.2019 Уртанчылар төркеме белән "Су- яшәү чыганагы" темасына тәҗрибә уткәрелде.
-
Чәчәкләр илендә 22.03.2019
Болында күп матур чәчәкләр,
Барсы да татлы хуш ислеләр.
Нәркисләр, сөмбелләр һәм мәкләр,
Нәкъ сезнең ирнегез төслеләр.Җил көйләп тирбәтә аларны,
Иркәли кояшның нурлары.
Алар бит изге Җир-ананың
Сөекле кызлары, уллары.