Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
E-Mail: | izmasaba@yandex.ru Siz.sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
Год основания учреждения: | 1984 |
У нас учатся: | 246 |
У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 21 22 23 24 25 26 27 ( 28 ) 29 30 >>
-
Мәктәпкә әзерлек курслары 20.02.2023
Укырга керүче балалар өчен мәктәпкә әзерлек курслары башланып китте.
-
"Урок леса" с представителем ГКУ РТ "Пригородное лесничество" 18.02.2023
Сегодня в нашей школе побывал в гостях Гибадуллин Нурсиль Фоатович - кандидат сельскохозяйственных наук, доцент, участковый лесничий ГКУ РТ "Пригородное лесничество". Нурсиль Фоатович провел "Урок леса" с учащимися, рассказал учащимся о том, что такое лес, какую роль он играет в природе и жизни человека. Также он познакомил учащихся лесными профессиями и учебными заведениями где можно получить образование по лесохозяйственным специальностям. В конце встречи Нурсиль Фоатович подарил школьной библиотеке Красную книгу Республики Татарстан.
-
Әлифба бәйрәме 18.02.2023
“Балачак иленең кабатланмас бәйрәмнәреннән берсе нинди бәйрәм?” - дип сорасалар, бер дә икеләнмичә “Әлифба бәйрәме” дияр идем мин. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба китабын алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана бит. Безнең Эзмә урта мәктәбендә дә бик күңелле генә “Әлифба бәйрәме” узды. Шундый матур бәйрәм бүләк итте беренчеләр килгән кунакларга. Үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә сәләтле булуыннан тыш, татар, рус телләрендә иркен аралашуларын да күрсәттеләр алар. Әлифба белән беррәттән укучылар укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, әдәпле булырга, өлкәннәрне һәм кечкенәләрне ихтирам итәргә, коллектив белән дус яшәргә, ярдәмчел булырга өйрәнделәр.
-
Парламент дәресе 17.02.2023
17нче февраль көнне "Без Россия гражданнары" дип аталган парламент дәресе уздырылды.Әлеге чарада район советы депутаты, мәктәбебез директоры Зөлфәт Фоат улы катншты.Ул укучыларга депутат булуның нәрсә икәнен аңлатты. Аннары укучылар белән бергә "Кем ул гражданин?"дигән сорауга җавап эзләде.Ахырдан укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
-
"Стройда җыр белән бару" конкурсы 17.02.2023
17 февраль көнне Эзмә урта мәктәбендә Хәрби-патриотик айлык планы нигезендә "Стройда җыр белән бару" конкурсы уздырылды. Әлеге чарада һәр сыйныф та актив катнашты. Алар һәрберсе үзенчәлекле итеп киенгәннәр, хәрби-патриотик җыр җырлап тигез итеп солдатларча атлап барырга өйрәнгәннәр. Конкурска нәтиҗә 20нче февраль көнне атналык линейкада ясалачак.
-
Хәрби - патриотик айлык 16.02.2023
Хәрби - патриотик айлык планы нигезендә сыйныфлар арасында волейбол ярышлары дәвам итә
-
Дулкын радиосында кунакта 16.02.2023
Бүген укучыларыбыз белән Дулкын радиосында "Мәктәпләр тормышыннан"дип аталган тапшыруда катнаштык. Алып баручыларыбыз:Алсу Рамазанова һәм Ирек Галимуллин. Җырчыларыбыз: Рамазан Ахметов, Сөмбелә Гайсина, Зилия Сабитова, Зөлфинә Вәлиева. Укучыларыбыз барысы да бик матур итеп чыгыш ясадылар, молодцы!
-
15нче февраль - Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланган көн 15.02.2023
15нче февраль - Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланган көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата илебез тарихында мәңгелеккә калды. Шул уңайдан Юнармия отрядында шөгелләнүче укучыларыбыз мәктәбебездә автобус шоферы булып эшләүче әфганчы Хаҗиев Наил Рәҗәп улын бәйрәм белән котладылар.
-
"Татарстан чаңгы юллары-2023“ 11.02.2023
Бүген, 11 февраль көнне Эзмә урта мәктәбенең чаңгы трассасында "Татарстан чаңгы юллары-2023“ дип аталган массакүләм чаңгы ярышы узды. Анда җитәкчеләр, төрле структура, оешма һәм предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары, актив яшәү рәвешен яратучылар катнашты. Ярышка страт бирелгәнче катнашучыларны Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Гыйльфан улы һәм Эзмә урта мәктәбе директоры Зөлфәт Фоат улы сәламләделәр. Алар чаңгычыларга яхшы кәеф, сәламәтлек һәм уңышлар теләделәр.
-
Район күләмендә мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы 11.02.2023
11 нче февраль көнне Лесхоз бистәсендә районыбызның мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы булып узды. Биредә 21 мәктәптән 200 спорт сөюче укучы көч сынашты. Нәтиҗәләр буенча Эзмә урта мәктәбе 1нче урынны яулады.