• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17
Телефон: 8(84362)41642
E-Mail: Ikshurma.Saba@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Руководитель: Хидиятуллин Айрат Нурфаязович
Год основания учреждения: 1933
У нас учатся: 203 учащихся
У нас учат: 25 учителя

Новости школы

Тыл ветераны белән очрашу.

Опубликовано: 25.02.2015

  10 Б сыйныф укучылары, тәрбиячеләре  Маканова М.М. белән, даими рәвештә сугыш ветераннары, тыл ветераннары  белән аралашып, алар белән очрашулар үткәрәләр. Шундый очрашуларның берсе - Олы Арташ авылындагы тыл ветераны Мухаметзянов Хәмит абый белән булды.

 

      “Сугыш башланганда, мин 4 нче  сыйныфны тәмамлаган идем, - дип сүзен башлады Хәмит абый. Сугыш башланган дигән сүзне әниебез, көтү куган җирдән ишетеп кереп әйтте. Бу сүзне ишетү  бик авыр булды.Минем өч абыем һәм бер апам сугышка киттеләр. Әни аларны елый-елый бераз ашарлык ипи хәстәрләп озатты. Өйдә мин олы булышчы булып калдым, бөтен авыр эшләр бала-чага җилкәсенә төште. Авыр көннәр башланды. Ашарга юк,кияргә булмады, ягарга утын юк. Шулай булса да, тырышып укыдык. Язарга дәфтәрләр булмады, сугышка кадәр алдырган  газета-журналларның буш калган кырыйларына яздык.Укытучыларыбыз җиде-сигез класс белемле кызлар иде, Сабадан килеп укыттылар.Мәктәптә  озак утырып булмый иде, куллар күшегеп яза алмый башлагач, ике-өч  сәгать укыйбыз да, кайтабыз. Укудан кайткач, колхоз эшенә алып китәләр.Ат җигеп икмәк ташыдык. Өйгә караңгы төшкәч кенә кайтып керә идек. Бөек Җиңүгә  тылдагы халыкның  да өлеше күп керде. Балачагыбызда күп авырлыклар күрергә туры килде, сугыш бик күпләрне бәхетсез итте. Сезгә андый бәхетсезлекләрне күрергә язмасын инде”, - дип тәмамлады үзенең чыгышын Хәмит абый. 



К списку новостей