• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17
Телефон: 8(84362)41642
E-Mail: Ikshurma.Saba@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Руководитель: Хидиятуллин Айрат Нурфаязович
Год основания учреждения: 1933
У нас учатся: 203 учащихся
У нас учат: 25 учителя

Новости школы

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап.

Опубликовано: 02.02.2015

2015 нче елның 9 мае - 1941-1945  еллардагы Бөек  Ватан сугышында Җиңү көне  ил күләмендә зурлап билгеләп үтеләчәк.

      Безнең Икшермә кадет интернат – мәктәбендә дә бу уңайдан зур чаралар үткәрелә. Кадетлар Татар Икшермәсе, Иске Икшермә, Түбән Очнарат авылларында яшәүче сугыш ветераннары, сугыш чоры  балалары, тыл ветераннарына даими рәвештә ярдәм итеп, булышып торалар, алар белән даими аралашалар. Узган атнада 10нчы “Б”, 7 нче “А” сыйныфларында укучы кадетлар  тәрбиячеләре белән ветераннарның, сугыш чоры балаларының өйләрендә булдылар, алар белән сөләшеп  сугыш чорындагы язмышларын тыңладылар һәм язып алдылар.       

     Кайсы Ветеран белән генә сөйләшсәң дә , үткәннәрен хәтерләрендә яңартып елап алсаларда, “Күргәннәр калмады инде, сугыш чорларын искә алсаң йөрәкләр йомарланып килә. Сезгә аларны күрергә язмасын, илләребез тыныч булсын, күгебез аяз булсын, сугыш афәтләре  бүтән кабатланмасын.”, - дип яшь аша елмаялар. Ветераннар күргән михнәтләрнең ачы шаһите булып алар сөйләгән язмышлар, күкрәк тулы орден-медальләр тора.

       Кадетлар өчен,  Советлар Созы Герое Гали Закировның кызы, Улюшева Нурган Галиевна, белән  очрашу зур тәэсир калдырды.   “Сез, әтиегезнең Герой булуы белән горурланасызмы?” дигән сорауга  ул,  үзе дә горурланып, “Горурланам!”,-дип җавап бирде. Әйе, аның әтисе, Закиров Гали Закировичка  Герой исеме,СССР Югары Совет Президиумы Указы нигезендә, 1944 нче елның 10 нчы январендә бирелгән. Ул , Төньяк – Көнбатыш фронтта 8 нче һава-десантының укчы полкы гвардеясендә отделение командиры була. Фронттан  җиңүгә ышаныч һәм күңелле очрашуларга өметләнеп, семьясына җылы хатлар салган. 1944 нче елның февраль аенда һәрби бәрелешләр вакытында һәлак булган.

         Сугыш елларының бөтен авырлыкларын үз башларыннан кичергән хөрмәтле ветераннарыбыз зур хөрмәткә , олы ихтирамга лаек.

 

                  Маканова Мәдинә Мннебаевна. Байкиев Кави Сәлим улы исемендәге Икшермә кадет интернат – мәктәбе.

Тулырак мәгълүмат.



К списку новостей