Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Новости школы
Балалар хокукы конвенциясе кабул ителгән көн.
Опубликовано: 20.11.2010Әле генә дә, мәктәп күләмендә хокук тәрбиясе айлыгы булып узды.
Укучыларны үз хокуклары, бурычлары белән таныштырдылар, “Минем хокукларым” дип исемләнгән дәрес, Татарстан конститутциясе көненә багышланган “Сез танышмы?” дәресләрендә укучылар Татарстан Республикасы законнары, өлкәннәрнең, балаларның яшәү рәвешенә кагылышлы законнарны белделәр. Шулай ук Зәкиев Илфат Таһир улы белән очрашу булып узды. Ул үзенең чыгышында укучыларны сак булырга, үз сәламәтлекләрен сакларга, бер-берсенә игътибарлы булырга өндәде. Укучыларны үз хокуклары белән таныштырды, бурычларын, вазифаларын аңлатты. Үз эшчәнлегеннән мисаллар белән таныштырып, тәртипле яшәү рәвешенә чакырды. Үз-үзеңне ничек саклап калу турында видио-ролик карап балалык чорыбызның хәвеф-хәтәрсез үтүе үзебездзн дә тора дигән нәтиҗәгә килдек.
Илфат Таһир улына әлеге тәрбия чарасы өчен зур рәхмәтебезне юллап киләчәгебезнең якты булуы турында хыялландык.
К списку новостей










