Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Новости школы
"Әни диеп язып куйдым, яңа яуган ак карга..."
Опубликовано: 28.11.2012Әниләр бәйрәменә 10 класс укучылары йомгак ясады. Бу көнне инглиз теле укытучысы Гөлшат Рафаиловна үз классы белән бик матур чара күрсәтте. Алар бергәләп өстәл бизәделәр: укытучы балаларга кунак өстәленең бизәлешен аңлатты.
Бәйрәмнең икенче өлешен класс җитәкчесе үзенең матур, мөлаем тавышы белән башлап җибәрде. Бу бәйрәм төрле конкурслар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Конкурслар да бик уйланылып сайланган. Бер әни дә, бер бала да читтә калмады. Нинди генә рольләргә кермәделәр алар: балерина, "исле" ботинка, самолет, чәйник... Һәр роль уңышлы башкарылды.
Ә Петров Владислав башкаруындагы җыр бөтенебезнең йөрәкләрен телгәләп, үзәгебезгә үтеп керде. Гитара белән бик матур җырлады бу укучы. Берничә конкурстан соң, ул әнисе белән тагын бер җыр башкарды.
Ә Мирочев Руслан белән Закирова Лилиянең артистизмлыгы барыбызны да шаккатырды.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, бу чара һәрьяктан да камил иде.
К списку новостей










