Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Новости школы
"Хеллоуин" бәйрәме
Опубликовано: 02.11.2012
31 нче октябрьдән 1 нче ноябрьгә каршы төндә Англия, Америкада “Хеллоуин” фестивале уздырыла. Икшермә мәктәбе дә бу традициядән читтә калмады. Бездә ул 2 нче ноябрьдә үткәрелде. Ләкин әзерлек инде күптән башланган иде. “Костер” балалар Думасы барлык эшне дә үз өстенә алды: сценарий тезелде, рольләр бүленде, маскарад костюмнары табылды, репетицияләр башланды. Әлбәттә, мондый эшләрдә җитәкчесез булмый: укытучылары Антонида Ивановна, Лениза Маликовна, Гөлшат Рафаиловна, Энҗе Гафуровналар белән берлектә, бу бәйрәм тагын да күңелләнеп китте.
Костюмнарга килгәндә, кемнәр генә, нәрсәләр генә юк иде монда? Хәтта, балаларны танып та булмады! Үзләренең “котычкыч” тавышлары, кыяфәтләре белән шаккытырды алар һәммәбезне! Су анасы, Дракула, Шайтан, Өрәк, Ундина, Убырлы, Албастылар бәйрәмебез күңелле үтсен өчен бөтен тырышлыкларын куйдылар: төрле уеннар уйнаттылар, конкурслар уздырдылар. “Иң җитез Убырлы”, “Шайтан койрыгы”, “Кем күбрәк кан эчә?”, “Канлы бармаклар” һәм башка уеннар бөтенебезне дә таң калдырды.
"Иң куркыныч ризык" һәм "Иң куркыныч рәсем" конкурсларында барлык классларга да беренче урынны биреп булыр иде. Ризыктан авыз иткәндә, аларның ямьсезлегеннән, күзләрне йоммыйча мөмкин дә булмады.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, бәйрәм бик урынлы һәм күңелле узды. Кичә ахырында килгән кунаклар да зур рәхмәтләрен белдерделәр. Чарабыз дискотека белән дәвам итте.
К списку новостей










