Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Новости школы
Варислыкка кабул итү.
Опубликовано: 15.09.2012
15 сентябрь – варислар көне. Безнең мәктәптә дә 5 класс укучыларын варислыкка кабул итү тантанасы бик матур оешкан формада үтеп китте. 5-8 сыйныф укучылары бу чарага бик ныклап әзерләнделәр. Һәр класс үз отрядыының исемен, девизын әйтеп, җырын башкарып, “Алмаш” дружинасы рәисенә рапорт бирделәр.
Кунак итеп, үз гомерен шушы мәктәпкә багышлаган, педагог-оештыручы булып эшләгән, хәзерге көндә дә ярдәм кулын сузучы Герман Анатолий Вячеславович чакырылган иде. Ул барлык балаларга, булачак варисларга үзенең элекке пионерлар белән ничек эшләгәнлеге, эшнең нәтиҗәлеге турында сөйләде. Ул сөйләгәндә, һәр баланың күзеннән “очкын чәчрәде”. Герман А.В. сөйләмен тыңлаганда укытучылар да үзләренең балачакларына кайтып килделәр.
Анатолий Вячеславович варисларның муенына галстук бәйләгәннән соң, балалар тагын бер башка үсеп киттеләр, кулларын йөрәк түрләренә куеп, “Варисларның йөзләренә кызыллык китермәбез!” дип ант иттеләр.
5 нче класс укучыларының чыгышлары барыбызның да күңелләрен күтәрде.
Кичә бергәләп фотога төшүләр белән тәмамланды.
К списку новостей










