Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Новости школы
"Родной край"
Опубликовано: 14.06.2012Туган якны өйрәнүгә багышланган бу көнебез дә, гадәттәгечә, иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. Көн искиткеч матур һәм эссе иде. Иртәнге аштан соң балалар бераз отряд эшләре белән шөгыльләнделәр. Аннан соң Гарафиева М.И. җитәкчелегендә "Следопыты родного края" дигән тематик мероприятие үтте. Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар. Икенче аштан соң шул чараның дәвамы буларак, мәктәп артындагы коры елгага экскурсиягә бардык. Балалар ерганакны күзәттеләр, яңа чишмә таптылар, ярда карлыгач оялары күреп куандылар. Төшке аштан соң "Джунглилар чакыруы" уены оештырылды. Балалар үзләре дә бик кызыклы сораулар әзерләп килгәннәр иде. Аеруча Гарафиева Ләйсән һәм Маннапова Язиләнең сораулары балаларда зур кызыксыну уятты. Хайваннар турында күп кызыклы мәгълүмат алдылар балалар. Бу көнебез дә бик файдалы һәм мавыктыргыч булды. Балалар бер-берсенә сәламәтлек, уңышлар теләп өйләренә таралыштылар.
К списку новостей










