Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Новости школы
“Президент уеннары” - Бөтенроссия спорт ярышларының район этабы
Опубликовано: 16.03.2012
16-17 нче март көнне Байлар Сабасында мәктәп укучылары арасында "Президент уеннары” дип аталган Бөтенроссия спорт ярышларының район этабы узды. Бәйгедә 23 команда катнашты. Беренче көнне алар Балалар иҗат үзәгенең актлар залында Олимпия уеннарына багышланган иҗади чыгышлар күрсәттеләр һәм бу өлкәдә белемнәрен сынадылар. Мәктәп командалары барысы да яхшы хәзерләнеп килгәннәр, жюрига да нәтиҗә ясау җиңелләрдән булмады. Шулай да иң кызыклы һәм эчтәлекле чыгыш ясаган, сорауларга дөрес җавап биргән 10 команда билгеләнде һәм алар ярышның икенче турына үттеләр.17 нче мартта Саба гимназиясе базасында җиңүче командалар озынлыкка сикерү, йөгерү, турникта күтәрелү һәм башка төрләрдән нормитивлар тапшырдылар. Барлык очколарны исәпләгәннән соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын – Шыңар урта мәктәбе 2 урын – Саба кадет-интернат мәктәбе 3 урын – Саба гимназиясе Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды.
К списку новостей










