Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Новости школы
"Өлкәннәребезгә мәхәббәт җырлыйбыз!"
Опубликовано: 10.03.201210 нчы мартта, барлвк бәйрәмнәрнең күңелле мәшәкатьләреннән соң, лаеклы ялда булган барлык укытучыларыбызны да "Өлкәннәребезгә мәхәббәт җырлыйбыз!" дигән исем астында үткәрелгән чарага чакырдык. Бүгенге көндә дә шат чырайлы, ачык йөзле апа, абыйларны күргәч, безнең күңелләр дә сөенеп куйды. Мәктәптә куйган тырышлыклары, җәмгыять тормышындагы фидакарьлекләре һәм гаилә тормышындагы уңганлыкларына соклануыбызны, хөрмәтебезне, рәхмәтебезне белдерү йөзеннән чакырылды бу кунаклар. Тамашаны 9А сыйныфы укучылары Закирова Лилия белән Петров Владислав алып барды. Аларның көчле тавышлары бөтен игътибарны үзләренә җәлеп итте. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы М.М. Гарафиеваның моңлы тавышына ияреп, өлкәннәр дә җыр суздылар. Күп еллар буе вахтада дежур булып торучы Хәлимә апаның моңлы тавышы, барысын да яшьлекләренә алып кайтты. Хәлимә апа янына, аның белән бергә эшләүче Надия апа да килеп баскач, бөтен зал кул чапты. Аларның дуэты "Лимонад" дип аталганнарын белгәч тә, зал рәхәтләнеп көлде. Башлангыч сыйныф укытучысы Г.Г.Моктасимова барыбызны да шаккатырды: ул үзе язган шигырьләрен укыды. Мәхәббәт, рәхмәт хисләре, әниләргә дан җырлау һәм башка темаларны үз эченә алган шигырьләрен тыңлап, рәхәтлек хисләре кичердек.Нигматуллина Дилә, Шакиров Инсаф, Петров Дмитрий, Фархуллина Гүзәл, Батыршова Людмилалар башкаруындагы "Татар яшьләре","Су юлында", "Татар кызлары" биюләре барыбызның да күңелләребезне җилкетте, түзеп булмады, аларга кушылып үзебез дә рәхәтләнеп биедек..."Тагын очрашырга язсын!"- дигән теләкләр белән саубуллашканнан соң, шоферыбыз Нигъмәтҗанов Тәлгать абый кунакларны өйләренә таратты.
К списку новостей










