Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.»
Визитная карточка
| Адрес: | 422066, Российская Федерация, Республика Татарстан, Сабинский муниципальный район, с. Ст. Икшурма, ул. Ленина, дом 17 |
| Телефон: | 8(84362)41642 |
| E-Mail: | Ikshurma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ «Икшурминская кадетская школа-интернат имени Байкиева К.С.» |
| Руководитель: | Хидиятуллин Айрат Нурфаязович |
| Год основания учреждения: | 1933 |
| У нас учатся: | 203 учащихся |
| У нас учат: | 25 учителя |
Новости школы
"Ханым-солтаным" бәйгесе.
Опубликовано: 06.03.2012Март ае ул- табигатьнең яңаруы, табигатьнең елмаюы, кояшның тагын да яктырак януы. Яз айлары белән бергә, без, хатын-кызлар да, нәрсәгәдер көләбез, елмаябыз, шатланабыз. Шундый матур көннәрнең берсендә, безнең мәктәптә, оешкан формада, "Ханым-солтаным" бәйгесе үтеп китте. Төп геройларыбыз. әлбәттә. әниләребез булды. Һәр класстан берәр ана, сәхнәгә менеп. үзе белән таныштырып, командалар хасил иттеләр. Ике команда да, матур исемнәр сайлап, чын күңелдән, бөтен тырышлыкларын куеп, төрле чыгышлар ясадылар. Аналарның шат елмаюлары бөтен залны камап алды, чөнки алар залда утыручыларның барысын да кузгатты, һәрберебезнең күңеленә яхшы кәефләрен дә бүләк итте. Аналар арасында кемнәр генә юк икән: җырчы да, биюче дә, мәзәкче дә, матур сүз остасы да, яхшы оештыручы да... Санап та бетереп булмый. хәтта. Ике сәгатькә якын барган чара беркемне дә арытмады, талыктырмады. Лаеклы ялда булган укытучыларыбызның да күңелләренә хуш килде бу бәйге. Алар - безнең жюри әгъзалары иде. Өлкән укытучыларның йомгаклау сүзе - чараның иң биек ноктасына тиң иде. Иң соңыннан, зал белән берлектә, "Эх, сез матур кызлар!" җыры бөтенебезнең дә күңелләрен кузгатты. Бу бәйге-чара ашханәдә чәй эчүләр белән дәвам итте. Өстәл артында җырланган җырлар, "бер картлыкта, бер яшьлектә" дигәндәй, төрле вакыт аралыгына алып барды. Оештыручылар Әхмәдҗанова Л.М., Яковлева А И, музыка укытучысы Шакиров Айдар Нагимовичлар адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде.
К списку новостей










