Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 ( 67 ) 68 69 70 >>
-
Шашка буенча зона ярышлары 27.10.2018Шашка буенча барган ярышларның зона этабында безнең команда беренчелекне яулады. Укучыларга һәм җитәкчеләре Габдрахманов Раушан Шогаеповичка алга таба да уңышлар телибез. Молодцы!
-
Афәрин, Нурсил! 26.10.2018
VIII сыйныф укучысы Галимҗанов Нурсил Казан шәһәрендә үткән "Лидер года" конкурсының республика этабында катнашып, призер булды. Нурсил, без сиңа алга таба да уңышлар һәм хыялларыңның тормышка ашуын телибез. Афәрин!
-
Тату сыйныф серләре 26.10.2018
"Тату сыйныф серләре" конкурсының зона этабында мәктәбебез командасы "Иң иҗади" дигән номинациядә җиңү яулады..
-
Котлыйбыз! 25.10.2018
Район беренчелегенә үткән бадминтон уеннарында мәктәбебез директоры Гибадуллин Зөлфәт Фоат улы шәхси һәм парлы уеннарда беренчелекне яулады. Алга таба да уңышлар сезгә!
-
Котлыйбыз! 24.10.2018
Безнең кызларыбыз 2006 нчы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында зона ярышларында җиңү яуладылар һәм финалга үттеләр. Аларга алга таба да уңышлар телибез. (Тренерлары-Фазылов И.И.)
-
Без-радиода! 12.10.2018
11 нче октябрь көнне укучыларыбыз "Саба дулкыннары" теле-радиокомпаниясендә "Мәктәп тормышы" исемле чыгыш ясадылар. Чыгышларны үзләренең матур җырлары белән дә бизәделәр.
-
Зона ярышлары 11.10.2018
Бүген мәктәбебездә шахмат буенча зона ярышлары узды. Укучыларыбыз барлык тырышлыкларын куеп уйнап, II урынга лаек булдылар һәм район турына үттеләр. Командадагы барлык укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да зур уңышлар телибез. (Җитәкчеләре-Шакирова М.М.)
-
Иптәшләрчә очрашу 11.10.2018
Бүген Иштуган һәм Явлаштау мәктәпләренең укучы кызлар командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә очрашу уеннары булып узды һәм җиңү безнең кызларыбызга елмайды. Котлыйбыз, кызлар! (Тренерлары- Фазылов И.И.)
-
Афәрин, Илгиз! 07.10.2018
Районыбызда үткән шахмат ярышларында IX сыйныф укучысы Шакиров Илгиз II урынны яулады. Афәрин, Илгиз! Алга таба да уңышлар сиңа! (Остазы-Шакирова М.М.)
-
Котлыйбыз! 06.10.2018
5 нче октябрь көнне районыбызда "Укытучылар көне"нә багышланган зур бәйрәм чарасы булып узды. Бу бәйрәмдә укучыларга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле хезмәт күрсәткәне өчен мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шакирова Земфира Ренат кызы Татарстан Республикасы Фән һәм Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Земфира Ренат кызын чын күңелебездән котлыйбыз һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез!