Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Без - ЧЕМПИОН! 15.03.2019
Явлаштау урта мәктәбенең “Текәләр” командасы КВН уеннарының финал этабында ЧЕМПИОН калды. Уенчыларны һәм җитәкчеләрен зур җиңүләре белән котлыйбыз! Сезгә гел уңышлар гына юлдаш булуын телибез! Афәрин!
-
Волейбол уеннары 12.03.2019
12 нче март көнне мәктәбебездә волейбол буенча “Весенняя капель” турниры узды. Әлеге турнирның катнашучылары - Явлаштау урта мәктәбенең укытучылар командасы, 2004-2005 нче елгы кызлар һәм егетләр командалары, ә уенның баш хөкемдары - Фазылов Илнур Илсурович иде. Уенда беренчелекне кызлар командасы яулады. Командаларга алдагы уеннарда уңышлар һәм җиңүләр телибез. Молодцы!
-
Бәйрәм концерты 07.03.2019
Укучы егетләр бәйрәм уңаеннан бик матур концерт-тамаша күрсәттеләр. Рәхмәт аларга!
-
"Шаг в будущее" 05.03.2019
5 нче март көнне мәктәптә “Шаг в будущее” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция уздырылды. Әлеге конференция кысаларында 4-5 нче сыйныф укучылары чыгыш ясады.
-
Җиңүчеләрне бүләкләү 04.03.2019
Иртәнге линейкада төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган укучыларыбыз бүләкләнде.
-
Котлыйбыз! 02.03.2019
Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Галимзянов Нурсил "С.О.К. Стань Одной Командой" республика конкурсының финалында катнашып, җиңүче дипломы алды. Нурсилне һәм җитәкчесе Шакирова Рафига Рәшидовнаны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
-
Мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы 01.03.2019
-
Җыр белән стройда йөрү 28.02.2019
Явлаштау урта мәктәбендә хәрби-патриотик айлык кысаларында җыр белән стройда йөрү смотры уздырылды. Һәр класс сугышчан җырлар җырлап, стройда йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: I урын-4,6,10-11 нче класслар, II урын-3,5,8 нче класслар, III урын-1-2, 7,9 нчы класслар. Молодцы, котлыйбыз!
-
"Аҗаган" хәрби уены 28.02.2019
Мәктәбебездә “Аҗаган” хәрби уены булып узды. Аның төп шарты булып яшерелгән карталарны табып, соңыннан флагны табарга кирәк иде. Бу уен укучыларның табигатьтә ничек ориентлашуын, шулай ук авылның топографиясен белүен, шартлы билгеләрне дөрес тануын күрсәтте. Шулай ук укучылар бу уенда үзләренең җитезлекләрен, физик мөмкинлекләрен дә күрсәттеләр. Уенда беренче булып флагны 5-7-10-11 нче сыйныфлар командасыннан 5 нче сыйныф укучысы Зиганшин Раил тапты. Афәрин!
-
Өйрәнү эвакуациясе 28.02.2019
Бүген, ягъни 28 нче февраль көнне мәктәптә пожар куркынычсызлыгын тикшерү максатыннан, өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Мәктәптәге барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр тиз арада чыга алдылар һәм вакыт регламентына сыештылар.