Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Сәламәтлек - зур байлык 12.04.2019
Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә - сәламәтлек. Саулык - мең дә бер байлык, дип юкка гына әйтмиләр. Гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган авылыбыз фельдшеры Вәлиева Ризидә Самат кызы бүген мәктәбебездә булып, 5-11нче сыйныф кызлары белән очрашты. Әлеге очрашу эчтәлекле һәм бик файдалы булды. Укучылар үзләре өчен кирәкле мәгълүмат алдылар.
-
Һөнәрләр күп-кайсын сайларга? 05.04.2019
Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең җирдә һәрвакыт үз урыны, үз юлы була. Шул максаттан безнең мәктәпнең 8-9 нчы сыйныф укучылары белән очрашуга "Кукмара аграр көллияте" укытучылары килде. Алар уку йорты һәм андагы тәртипләр белән таныштырдылар.
-
Чит телләр фестивале 04.04.2019
Район күләмендә үткән чит телләр фестивалендә мәктәбебез укучылары С.Маршакның "Унике ай" әкиятеннән өзек сәхнәләштереп, III урынга лаек булдылар. (Җитәкчеләре-Балтачова Рәмзия Камилевна). Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
"Татар кызы-2019" бәйгесе 31.03.2019
Районда үткән "Татар кызы" бәйгесендә безнең мәктәптән хореография укытучысы Рахимуллина Чулпан Әмир кызы катнашты. Аның чыгышы миллилеге, бай эчтәлекле булуы белән аерылып торды.
-
Котлыйбыз! 30.03.2019
2004-2005 нче елгы укучылар арасында үткән волейбол ярышларының район этабында мәктәбебезнең кызлар командасы II урынга лаек булды. Афәрин, котлыйбыз! (Җитәкчеләре Фазылов И.И.)
-
"Без бергә" конкурсының район этабы 26.03.2019
26 нчы март көнне район Балалар иҗат үзәгендә уздырылган "Без бергә" конкурсында "Грация" бию коллективының кечкенәләр һәм зурлар төркемнәре өченче урынга лаек булдылар. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
-
"Нәүрүз" бәйрәме 22.03.2019
-
"Зарница - 2019" 22.03.2019
-
Китапханәчеләр семинары 20.03.2019
20 нче март көнне Явлаштау урта мәктәбендә “Укучыларда уку күнекмәсен формалаштыруда-мәктәп китапханәсенең роле” исеме астында район китапханәчеләре семинары узды. Семинар кысаларында “Гайд-парк” һәм күренекле язучы, журналист, Г.Тукай исемендәге премия иясе-Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан, “Ачыйк күңелләрне ак нур белән!” дип исемләнгән чара күрсәтелде. Семинар мәктәп китапханәчеләренең өстәл арты утырышы белән тәмамланды.
-
Волейбол уеннарының зона этабы 19.03.2019
Явлаштау урта мәктәбендә 2004-2005 нче укучы егетләр арасында волейбол ярышы узды. Әлеге ярышта Явлаштау, Эзмә урта, Шекше, Курсабаш төп мәктәпләреннән һәм Шәмәрдән лицееннан командалар катнашты. Нәтиҗәдә безнең егетләр командасы (җитәкчеләре Габдрахманов Р.Ш.) беренче урынга лаек булды. Молодцы, котлыйбыз һәм район этабында да уңышлар телибез!