Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 ( 46 ) 47 48 49 50 >>
-
"Мин-мастер" конкурсы
29.03.2021
29 нчы март көнне Сәләтле балалар мәктәбе базасында «Мин-мастер» техник осталык конкурсы узды. Районның 17 гомуми белем бирү учреждениесеннән 18 укучы ике яшь категориясендә агачтан органайзер ясау буенча көч сынашты. Әлеге конкурста безнең мәктәбебездән 6 сыйныф укучысы Гильмутдинов Раил катнашты. Җитәкчесе: Галимҗанов И.А.
-
XV Дөньякүләм «Әдәби марафон» (#әдәбимарафон)
29.03.2021
Дуслар! Әдәби марафон татар халкын камилләштерү, үстерү, белемле итү юнәлешендә үз эшен дәвам итә! Бу юлы #әдәбимарафон финалы татар халкының милли гореф-гадәтләренә тагын да якынрак булачак - аның финалы #әдәбисабантуе форматында үткәрелер дип көтелә. Бу - әлегә гомердә булмаган зур милли чара һәм Сезнең әлеге чарада иң беренче катнашучы булу шансыгыз бар!
XV #ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу өчен:
1. Әлеге рәсми язмага комментарийларда катнашуыгызны белдереп "+" куеыгыз, ФИОны һәм ил/төбәк/районны, яшегезне, кайсы соц.челтәрдә катнашуыгызны языгыз. (Мәсәлән, + Раил Гатауллин, ТР Казан, 43 яшь, ВКонтакте). Инстаграмда катнашырга уйласагыз, Инстаграм аккаунтын да күрсәтергә онытмагыз. Башка кеше өчен "+" куярга ярамый, һәр кеше үзе катнашырга теләк белдерергә тиеш (13 яше тулмаган балаң өчен генә мөмкин, шушы аккаунттан катнашса)!
2. Язма белән уртаклашыгыз һәм дусларыгызны да катнашырга чакырыгыз. Яшь һәм ил чикләүләре юк.
3. 21 көн дәвамында бер көн дә калдырмый кулыгызга татар телендә әдәби әсәр, әдәби журнал алып укыгыз, укыганнан иң кызыклы өзекләрне үз диварыгызда #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм автор, нәшрият яисә журнал хэштегларын (мәсәлән, #татарстанкитапнәшрияты) куеп урнаштырыгыз. Әсәрдәге өзеккә туры китереп медиа (фото, видео, аудио) өсти аласыз. 8 яшькә кадәр балалар укыганны матур итеп дәфтәр битенә күчереп яза, ә әти-әниләре аларның язуларын матур итеп фотога төшереп ВКонтакте яисә Инстаграмда урнаштыра ала. Кешенекен күчермәләп алу тыела. Һәр кеше үз куллары белән, татар хәрефләре белән телне бозмыйча язарга тиеш. Телне бозып язган вакытта үзегезгә зыян гына килергә мөмкин. Чөнки позитив позитив алып килә, ә негатив негатив алып киләчәк!Бәйгенең нигезләмәсе белән танышып чыгарга да тәкъдим итәбез: http://tat-i.net/tt/adabimarafon-15.
-
Театрга сәяхәт
28.03.2021
8-11 класс укучылары 2021 ел- Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт академия театрында Туфан Миннуллинның "Ак тәүбә, кара тәүбә" спектаклен карап кайттылар.
#мбоуевлаштаускаясош
#Сабинскиймуниципальныйрайон#мкууправленияобразованиясабинскиймуниципальныйрайон
-
Волейбол ярышы.
26.03.2021
26 нчы март көнне “Саба-арена” спорт комплексында мәгариф хезмәткәрләре арасында волейбол ярышы булып үтте. Анда зона ярышында 1 һәм 2 нче урынны яулаучы командалар көч сынашты. Бу уенда безнең мәктәп командасы уңышлы чыгыш ясады. Афәрин!!!
#КояшкайСабы #РДШРТ #РДШ #МинемРДШ #воспитаниемоинрт #моинрт #мкууправлениеобразованиясабинскогорайона
#сабинскиймуниципальныйрайон
@obrazovanie.saby -
Торсак та без төрле җирләрдә - без яшибез татар илендә
23.03.2021
Явлаштау мәдәният йортында "Торсак та без төрле җирләрдә - без яшибез татар илендә " дип исемләнгән район конкурсының "Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы"на багышланган зона туры булып узды. Әлеге чарада безнең мәктәптән "Грация" бию төркеме катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
-
Республикакүләм шахмат ярышы
23.03.2021
23 мартта Лесхоз бистәсендә Россиянең һәм Татарстанның Атказанган урманчысы Н.М.Миннеханов истәлегенә шахмат турниры уздырылды. Безнең мәктәбебездән башлангыч сыйныфлар укытучысы Шакирова Марсилә Мәҗит кызы әлеге бәйгедә 3 урынны яулап, грамота һәм медаль алып кайтты. Аңа алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз. Афәрин!!!
-
Акция «Сообщи, где торгуют смертью»
19.03.2021
В рамках всероссийской антинаркотической акции «Сообщи, где торгуют смертью» в школе был оформлен информационный стенд, где были размещены материалы: список телефонов горячих линий, брошюры по пропаганде здорового образа жизни, антинаркотические брошюры и фотографии.
-
Китап-күңел көзгесе
16.03.2021
16 март көнне Явлаштау урта мәктәбенең 1 сыйныфында белем алучы укучыларыбыз укытучылары Хазиева Рәмзия Хәмитовна белән бергә авыл китапханәсенә экскурсиягә бардылар. Китапханәче балаларны китап уку серләренә төшендерде. Балалар өйгә укырга дип китаплар яздырып алдылар. Китапханәче укучыларга Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел – ул туган тел икәнлеген аңлатты: “Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерле. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене үстерә , аңа Ватанның тарихын белергә, милли сәнгатен аңларга, яратырга ярдәм итә”-диде ул. Балалар язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен кычкырып укыдылар. Китапханәчебез үз ана телебезне яратырга, сакларга, башка телләрне ихтирам итәргә өйрәтте.
-
ГТО - всей семьей
15.03.2021
15 марта прошел II зональный Фестиваль ВФСК "ГТО - всей семьей".
Из нашей школы участвовала семья Ахметовых и заняла II место.
Поздравляем победителей и желаем удачи на муниципальном этапе! -
Әдәби марафон
15.03.2021
Хөрмәтле китап сөюче мәктәбебез укучылары! Сезнең өчен милли телебез-татар телен саклау, зурау максатыннан әдәби марафон игълан итәбез. Әлеге марафон 15 нче марттан башлап 21 нче мартка кадәр дәвам итәчәк. Марафонда катнашып, татар телендә әдәби әсәрләр укып, әлеге әсәрләрдән өземтәләрне вконтакте һәм инстаграм социаль челтәре битләрендә #әдәбимарафонявлаштаууртамәктәбе хэштегы белән уртаклашуыгызны көтеп калабыз.
#мбоуевлаштаускаясош
#сабинскиймуниципальныйрайон
#мкууправленияобразованиясабинскогомуниципальногорайон