Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 41 ( 42 ) 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
7 нче көн. Спорт белән көчле без.
07.11.2021
Бүгенге көнебез “Спорт белән көчле без” темасы астында үтте.
Төп эшебез - тырышып белем алу булса да, сәламәт тормыш рәвешен алып бару, спорт белән шөгыльләнүне дә һич онытырга ярамый. Шуны истә тотып ялыбызның бүгенге соңгы көнен спортка багышларга булдык. Башта ике командага бүленеп эстафета тибындагы ярышларда көч сынаштык. Аннары “Ягуар” һәм “Ак барс” командалары спортка багышланган викторинада катнашты. Нәтиҗәдә “Ягуар” командасы алдынгылыкны яулады. Ял вакытларында әкиятләр, кечкенә сәхнә әсәрләрен уйнап күрсәттеләр. Ялыбыз бик күңелле үтте. -
6 нчы көн. 6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне
06.11.2021
Бүгенге көнебез “6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне” темасы астында үтте. Барлык чаралар да әлеге бәйрәм көненә багышланып үткәрелде.
Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе. Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора. Кадерле якташлар, милләттәшләр, барыгызны да Татарстан Республикасының Конституциясе көне белән тәбрик итәбез, сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез. Бәйрәм белән! -
5 нче көн. Без әкиятләр яратабыз
05.11.2021
Көзге лагерь. 5 нче көн. "Без әкиятләр яратабыз".темасы астында үтте. Әкият төрләре белән таныштык, кайберләрен укыдык, укыган буенча иллюстрацияләр ясадык.Спортзалда хэрәкәтле уеннар уйнарга да өлгердек. Авыл китапханәсендә кунакта булдык. Һәр укучы берәр әкият сайлап укыды. Өйдә уку өчен дә китаплар яздырып алдылар. Көнебез файдалы үтте.
-
4 нче көн. Бәйрәм белән!
04.11.2021
Көзге лагерь. 4 нче көн. Бүгенге көн "Бәйрәм белән!" темасы астында үтте.
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Бу бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. Әйе, уртак көч булып туплансак, авыр чакта бер-беребезгә ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин һәм милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, без - көчле халык. Иң мөһиме - кыйблабыз ачык, туры булсын.
Бәйрәм уңаеннан Явлаштау урта мәктәбендә лагерьга йөрүче укучылар белән төрле чаралар үтте. Спортзалда оештырылган спорт уннарында үзләренең җитезлекләрен, өлгерлекләрен күрсәттеләр. “Татлы сандык” исеме астында үтүче квест-уенда бик тырышып көч сынаштылар, «Бердәмлектә көч» флешмобында катнаштылар. -
3 нче көн. Могҗиза тудырабыз
03.11.2021
Көзге лагерь. 3 нче көн. Бүгенге көн "Могҗиза тудырабыз" темасы астында үтте.
-
Көзге лагерь. 2 нче көн.
02.11.2021
Көзге лагерь. 2 нче көн. Бүгенге көн дә сизелми үтеп китте. Ниләр белән генә шөгыльләнмәдек һәм ниләр генә эшләмәдек! Матур сөйләргә өйрәндек, төрле биюләр биедек. Төрле викториналарда көч сынаштык. Көнебез файдалы үтте.
-
Көзге лагерь. 1 нче көн.
01.11.2021
Көзге лагерь. 1 нче көн. Укучыларыбызнын ялы лагерь тәртипләре һәм куркынычсызлык кагыйдәлэрен анлатудан башланып китте. Отряд газетасы чыгарылды. Оста куллар һәм Спорт түгәрәкләрендә шогыльләнделәр. Әкиятләр патшалыгында кунакта булдылар. Әкият геройларын ин күп белүчеләр ачыкланды. Әлбәттә, мәктәп ашханәсендә тәмле ризыклар белән сыйландылар. Көнебез бик күнелле һәм файдалы үтте.
-
"Көчелэр" турниры
30.10.2021
Саба аграр коллияте базасында 1-5 сыйныф укучылары арасында шахмат буенча "Көчелэр" турниры булып утте. Укучыларыбыз Фәхертдинов Шамил, Шамилов Альмир , Нургалиева Ильвина унышлы гына чыгыш ясап кайттылар.
-
Всероссийский Урок астрономии на тему «Планеты солнечной системы».
30.10.2021
30 октября 2021г. в 7-8 классах нашей школы был проведен Всероссийский Урок астрономии на тему «Планеты солнечной системы».
Цель урока – привлечение внимания образовательных организаций к предмету и теме изучения одной из старейших в мире наук – астрономии. Проведение урока способствовало формированию интереса к астрономическим знаниям, расширению представлений обучающихся о планетах Солнечной системы, осознанию уникальности нашей планеты в космических масштабах. -
Бүген хезмәттәшебез Шакиров Булат Мәхмүт улына 50 яшь.
27.10.2021
Бүген хезмәттәшебез Шакиров Булат Мәхмүт улына 50 яшь.
Сезне ихлас күңелебездән юбилеең белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге, шатлык-куанычлар тулы мул тормыш телибез. Һәрчак шундый изге күңелле, җор телле, ярдәмчел, туры сүзле булып калыгыз.
Карап торабыз Сезгә
Япь-яшь бер егет кенә.
Иллене бирерлек түгел,
Күп дигәндә — егерме биш,
Йә, утыз кебек кенә.
Илле дибез, илле бит ул
Бер түгәрәк сан гына.
Ир уртасы дип әйтерләр
Илледә булсаң гына.
Ир уртасы — ил тоткасы,
Кемлегеңне тор белеп.
Илле яшь ул күп тә түгел,
Бары илле җыр кебек.
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән!
Һич кичекми чынга ашсын
Безнен күркәм телэкләр!