Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 68 обучающихся |
У нас учат: | 24 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Конкурс на лучший рисунок по антикоррупции «Коррупции нет места на планете» 09.06.2022
Конкурс на лучший рисунок по антикоррупции «Коррупции нет места на планете»
С воспитанниками пришкольного лагеря "Солнышко" провели конкурс на лучший рисунок по антикоррупции «Коррупции нет места на планете». Детям занявшие 1,2,3 места были вручены подарки.Целью конкурса было воспитывать ценностные установки и развивать способности, необходимые для формирования у детей гражданской позиции в отношении коррупции. -
Җәйге лагерьда 8 нче көн. 08.06.2022
Бүген лагеребызның 8 нче көн. Санаулы көнебез сизелми дә бер-бер артлы үтеп китә. Табигатьтә һава торышы начар булу сәбәпле, планнарыбызны да бераз үзгәртергә туры килә. Көнебез туган як урманына сәяхәт белән башланырга тиеш иде. Зыян юк, алда көткән татар халкының милли бәйрәме Сабантуйга бию өйрәнергә булдык. Бик матур килеп чыгачак!!!
Биеп ял иткәннән соң командаларга бүленеп баскетбол уйнадык. Ә көндезге аштан соң авылыбыз фельдшеры Валиева Резеда Самат кызы белән очрашу булды. Ул безгә күп нәрсәләр турында аңлатты. Үзебезгә шактый мәгълүмат тупладык. Көнебез файдалы итеп үткәрә алуыбызга бик сөендек.
-
Җәйге лагерьда 7 нче көн. 07.06.2022
Җәйге лагерьда 7 нче көн.
Ялыбыз күңелле генә дәвам итә. Иртәнге аштан соң ТР профилактик эшләр буенча Саба бүлекчәсе начальнигы
Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашу булды. Балаларга юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерде. Төрле уеннар, кызыклы викториналар үткәрде.
Технология укытучысы Фаваризова Г.Г. үткәргән осталык сәгате балаларга аеруча ошады. Һәр укучы үз куллары белән веер-кояш ясады.
Спортзалда үткәрелгән күңелле уеннардан да бер дә аерыласылары килмәде. Көн яңгырлы булуына карамастан һәр баланың күңеле шат иде.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#7көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Җәйге лагерьда 6 нчы көн. 06.06.2022
Бүгенге көнебез дә күтәренке кәеф белән башланып китте. Режим һәм план буенча барын да эшләргә өлгердек. Иртәнге аштан соң Сабаның сәләтле балалар мәктәбе базасында урнашкан "Психологик ярдәм күрсәтү үзәге" нә сәяхәткә кузгалдык. Аннан соң ял паркларында булдык. Саф һавада рәхәтләнеп күңел ачтык. Андагы матурлыктан аерылып кайтып та китәсебез килмәде. Көндезге аштан соң Пушкин әкиятләренә иллюстрацияләр ясадык. Заманча дискотека да һәр баланың күңеленә хуш килде. Көнгә йомгак ясаганнан соң өйләребезгә таралдык.
-
6 июнь-Пушкин көне 05.06.2022
Җәйге лагерьда 5 нче көн. Һәр елны Россиядә 6 июнь Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел, әлбәттә. Нәкъ 6 июнь көнне 1799 елда Мәскәүдә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туа.
Пушкин безне гомер буе озата килә. Балачактан ук һәркем аның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Бүген лагерьда рус теле укытучыбыз Гөлшат Галиәхмәт кызы бик күңелле һәм эчтәлекле чара оештырды. Шулай ук бүген "Иң матур букет" бәйгесе үткәрдек. Күңелле уеннар уйнадык. Көнебез файдалы үтте.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#5көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Лагерьда 4 нче көн 04.06.2022
Җәйге лагерьда 4 нче көн. Бүгенге көнебез һәр көндәгечә линейка, инструктаж, иртәнге зарядка,биюләр белән башланып китте. Туган як табигатенә экскурсиягә чыктык. Ямьле Мишә буебыз искиткеч гүзәл икән бит. Һәрберебез андагы матурлыкка исебез китеп сокланып карадык. Болынны хуш искә күмеп шомырт агачлары чәчәк аткан. Сандугачлар берсен-берсе уздырып сайрыйлар. Табигать белән танышкач балык тоту ярышы үткәрдек. Бу шөгыль барыбызга да бик ошады. Көннең икенче яртысында саф һавада уеннар уйнадык. Көнебез күңелле үтте.
#КояшкайСабы
#ЕвлаштаускаяСОШ
#Лагерь2022
#4көн
#РДШРТ
#мкууправлениеобразованиясабинскогорайона -
Авыл хуҗалыгы оешмаларына сәяхәт 03.06.2022
Җәйге лагерьда 3 нче көн. Авыл хуҗалыгы оешмаларына сәяхәт
Бүген, 3 июнь көнне “Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Явлаштау" бүлекчәсе оешмаларына сәяхәт оештырылды. Бүгенге көндә алар чәчү һәм җир эшкәртү техникаларын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын хәстәрләү, минераль ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль.
Машина-трактор паркына кайчан килсәң дә зур җанлылык хөкем сөрә. Ватылып кайткан техникалар тиз арада ремонтлап җибәрелә. Ашханәдә алар өчен кайнар аш әзерләнә. Балалар андагы эшчәнлек белән дә таныштылар.Ә иң ошаган урын нәни бозаулар торагы булды. Һәрберсе янына килеп, яратып, сөйләшеп тә алдылар.Сәяхәтебез мөгезле эре терлек торагында тәмамланды. Көндезге аштан соң саф һавада уеннар оештырылды.
-
День футбольного болельщика 02.06.2022
2 июня в МБОУ "Евлаштауская СОШ" Сабинского муниципального района РТ прошел фестиваль «День футбольного болельщика» в рамках Всероссийского проекта «Футбол в школе 2022» . Учащиеся 1-4 классов окунулись в незабываемую атмосферу футбола. Ребята придумывали футбольные кричалки, чеканили мяч, били пенальти. Всем спасибо за участие!
-
"Нарат" боз сараенда сәяхәт 02.06.2022
Җәйге лагерьда 2 нче көн.
Бүгенге көнебез дә көндәгечә күтәренке кәеф белән башланып китте. Табигать тә безне сөендереп чын җәй төсе алды. Бөтен җиһанда тәмле шомырт, язгы чэчэклэр исе аңкый. Кояш үзенең җылысын җәлләмичә мулдан өләшә. Көнднзге ашка кадәр Лесхоздагы "Нарат" боз сараенда сәяхәттә булдык. Кондезге аштан соң шахмат уенында көч сынаштык, кызыклы уеннар уйнадык. Шулай итеп көнебез сизелми генэ үтеп тә китте. -
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2022
Җәйге лагерьда 1 нче көн.
Халыкара балаларны яклау көне.
1 июнь, гадәттәгечә, һәр елны Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләнеп үтелә. Безнең балалар өчен – ул һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу.Бу-безнең мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагереның башланган көне.
Бүгенге бәйрәм көнендә балаларыбыз саф һавада рәхәтләнеп бәйрәм иттеләр. Алар төрле ярышларда көч сынаштылар, җырладылар, биеделәр.
Балалар бездән яхшылык һәм игелекле гамәлләр көтәләр, алар безнең ярдәмгә, безнең кайгыртуларга мохтаҗ, безне яраталар, һәм тулысы белән безгә ышаналар, аларның киләчәге безнең кулда. Әйдәгез, балаларның ышанычын югалтмыйк, аларның өметләрен аклыйк, аларны тагын да бәхетлерәк итәр өчен тырышыйк, аларны яратыйк! Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк!