Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Әбиләребезне кунакка чакырдык.
04.10.2011
1990 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль ассамблеясы карары белән игълан ителгән Халыкара Өлкәннәр көне ел саен ветераннарга гомуми хөрмәт билгесе астында уза. Төрле илләрдә төрлечә үткәрелсә дә, максаты бер – өлкәннәрне олылау, аларга хөрмәт күрсәтү, олы тормыш тәҗрибәләрен яшьләргә җиткерү, аралашу көне. Яшь буынның бурычы – ветераннарга һәрвакыт игътибарлы булу, аларда яшәүгә өмет-ышанычны сүндермәү. Октябрьнең беренче декадасы- өлкәннәрне хөрмәтләү ункөнлеге итеп игълан ителде. Шул уңайдан бүген без әбиләребезне кунакка чакырдык. Барлык әбиләрнең дә кадер-хөрмәттә, кайгы-хәсрәт күрми саулык-сәламәтлек, бәхет-шатлыкта гына гомер кичерүләрен телибез!
-
Парламент дәресе.
30.09.2011
Бүген мәктәбебездә "Мин-бала.Мин-гражданин" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Файзрахманова Нуркыя Мухаметхановна үткәргән дәрестә укучылар бик күп яңа мәгълүмат алдылар.
-
Көзге ярминкә. 30.09.2011
Районыбызда ярминкәләр башланып китте. Бүген Шәмәрдәндә уздырылган ярминкәдә безнең Явлаштау урта мәктәбе дә катнашты. Мәктәп участогында җитештерелгән яшелчәләр, төрле кайнатмалар, компотлар яхшы сатылды.
-
"ВАТАН" конкурсы.
23.09.2011
23 сентябрь көнне Балалар иҗат үзәгендә "Ватан" конкурсы булып узды. Бу конкурста Газизова Ә.Г. җитәкчелегендә мәктәбебез укучылары Шакиров Алмаз(11 класс) һәм Галимзянова Илүзә(4 класс) катнаштылар. Вокал номинациясендә Алмаз I урынны алды, ә Илүзә сертификат белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
Шахмат ярышы. 19.09.2011
17 сентябрь көнне Шәмәрдән лицеенда башлангыч сыйныфлар арасында район күләмендә шахмат турниры булып узды. Безнең мәктәптән Нуриев Р.Х. җитәкчелегендә 4 укучы катнашты: Ганиев Айдар(1 класс), Хусаинов Рәлис(2 класс), Галиев Рәнис(4класс), Ярмиев Рәзил(4 класс). 1-2сыйныфлар арасында 2 сыйныф укучысы Хусаинов Рәлис 1 урынга лаек булды. Котлыйбыз!!!
-
Кабак бәйрәме. 17.09.2011
17 сентябрь көнне Сабаның Үзәк мәйданында "Кабак бәйрәме" уздырылды. Бу бәйрәмдә безнең мәктәп тә катнашты. Кабактан бәлеш, пироглар, гөбәдия , сок, бөккән һәм төрле кайнатмалар әзерләнгән иде. Табыныбызны кабактан ясалган самовар белән чәйнек янында татар егете белән татар кызы, шулай ук тычкан балалары җигелгән кабак "карета"га утырып килгән төрле әкият геройлары бизәде. Тырышлыгыбыз юкка булмаган!!! Безнең мәктәбебез кабак бәйрәмендә күргәзмә өчен II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
Өстәмә белем бирү. 07.09.2011
2011 - 2012 уку елында мәктәбебездә 7 түгәрәк эшләячәк.
№
Түгәрәк исеме
Җитәкче
Көне
Вакыты
1
“Бадминтон”
Гибадуллин Зөлфәт Фоатович
Пәнҗешәмбе
7.10-7.55
12.50-13.35
Җомга
14.20-16.00
2
“Илһамият”
Галиева Гөлназ Хамитовна
Дүшәмбе
14.05-15.45
Сишәмбе
13.25-14.50
3
“Шахмат”
Нуриев Ренат Хамитович
Сишәмбе,Чәршәмбе,
Пәнҗешәмбе, Җомга
7.10-7.55
4
“Көрәш”
Габдрахманов Раушан Шогаепович
Сишәмбе
14.20-16.00
Пәнҗешәмбе
13.50-15.30
5
“Туризм”
Файзрахманова Нуркыя Мухаметхановна
Чәршәмбе
7.10-7.55
13.50-14.35
Җомга
7.10-7.55
14.20-15.05
6
“Хореография”
Фаваризова Раилә Талгатовна
Шимбә
12.45-14.25
7
“Хуҗабикә”
Фаваризова Гөлнирә
Галимзяновна
Чәршәмбе
13.50-14.35
-
"Белем бәйрәме" 01.09.2011
Хөрмәтле укытучылар, укучылар! Сезне чын күңелдән бүгенге зур бәйрәм - "Белем бәйрәме" белән котлыйбыз. Сезгә эшегездә, укуыгызда зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез. Бүген мәктәпләрдә һәр бала кәтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башланды. Яңа уку елы һәркемгә бары шатлык-сөенечләр генә алып килсен. Балачкның иң матур мизгелләре нәкъ менә бүгенге бәйрәм белән бәйле. Безнең нәни дусларыбыз - 1 сыйныфлар бүген кешенең гомерендә бер генә була торган мизгелләрне кичерә. Алар бүгеннән укучылар булдылар. Аларга укуларында зур уңышлар телибез!!!
-
17 көн
22.08.2011
Лесхоз боз сараена экскурсия
-
16 көн
21.08.2011
“Җәйге аҗаган”
“Шаянтуй” уены
“Күңелле стартлар”