Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
"Уңыш бәйрәме" 31.10.2011
Бүген 5, 6, 7 сыйныф укучылары өчен дәресләрдән сон "Уңыш бәйрәме" уздырыла.
-
Көзге бал. 27.10.2011
27 октябрь көнне 8, 9, 10, 11 сыйныф укучылары өчен "Көзге бал" узды. Бәйрәм бик матур, бай эчтәлекле булды. Укучылар ярыштылар, җырладылар. Бәйрәмнән соң укучылар өчен дискотека уздырылды.
-
Эвакуация. 25.10.2011
25 октябрь көнне пожар куркынычсызлыгы буенча өйрәнү максатыннан эвакуация узды. Укучыларның, укытучыларның һәм хезмәткәрләрнең эвакуация планы белән таныш булуларын аларның тиз арада эвакуацияләнүләре раслады.
-
Велосипед ярышы. 17.10.2011
15 нче октябрь көнне районыбызда велосипед ярышы булып узды. Безнең мәктәптән Акберова Римма Ильгамовна 18-30 яшьлек хатын-кызлар арасында 2 урынны алды. Котлыйбыз!!!
-
Көзге табигать. 11.10.2011
Кояшлы матур көннәр торуыннан файдаланып башлангыч сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар.Укучылар көзге яфраклардан төрле аппликацияләр ясадылар.
-
Спорт ярышлары дәвам итә. 10.10.2011
8 нче октябрь көнне физкультура укытучысы Габдрахманов Р.Ш. җитәкчелегендә 10-11 сыйныф егетләре Шәмәрдәндә үткән баскетбол ярышында катнаштылар.
-
Күңелле стартлар. 08.10.2011
Укытучылар көне быел яңача формада үтте. 8 октябрь көнне районыбыз спорт сараенда мөгаллимнәребез төрле бәйгеләрдә үзара көч сынаштылар, күңелле чараларда катнаштылар. Бәйрәмегез белән хөрмәтле укытучылар!!!
-
"ВАТАН"конкурсы.
07.10.2011
6 октябрь көнне районыбызда 11 республика районнарын берләштергән "ВАТАН" конкурсының 2нче туры булып узды. "Вокал - соло" номинациясендә Алмаз Шакиров чыгыш ясап дипломант исеменә лаек булды. Алмазны уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!!!
-
ГТО нормалары тапшырдык. 06.10.2011
5 октябрь көнне мәктәбебез укытучылары укучыларның бәйрәм концертыннан соң ГТО нормалары тапшырдылар.
-
Бәйрәм белән!!! 05.10.2011
Тау-ташларны бергә актарабыз
Менгән чакта белем үренә
Ходай сезгә мең сабырлык бирсен
Өйрәткәндә аның серенә.
Сезнең хезмәт мактауга бик лаек
Мөмкин хәтта һәйкәл куярга
"Укытучы" сүзен мәрмәр ташка
Алтын хәреф белән уярга.
Бүген Укытучылар көне уңаеннан мәктәбебездә бик күңелле чара уздырылды. Ветеран укытучыларыбызны кунакка чакырдык.Бәйрәм концерты бик күңелле булды.