Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 158 ( 159 ) 160 >>
-
Сөмбелә бәйрәме. 24.10.2014
Мәктәбебездә көзге уңышка багышланган чаралар дәвам итә.Бүген 5,6,7 нче сыйныф укучылары белән "Сөмбелә" бәйрәме үткәрелде.Укучылар яшелчәләрдән күргәзмә ясадылар, стенгазеталар чыгардылар. Бәйрәм 5 нче сыйныфларның " Көзге муллык" дип исемләнгән чыгышлары белән башланып китте. Кичә "Зур уен" формасында үткәрелде. Укучылар станцияләр буйлап йөреп,төрле биремнәр үтәделәр. I урынга 5 нче сыйныф укучылары лаек булды.
-
Наркотикларсыз тормыш 23.10.2014
Бүген мәктәбебездә "Наркотикларсыз тормыш" айлыгы кысаларында 9,10,11 сыйныф укучылары шушы темага караган кино карадылар һәм үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар.
-
"Көзге бал" га әзерлек. 22.10.2014
Хәзерге вакытта укучыларыбыз "Көзге бал"га әзерлек эшләре алып бара. 5,6,7 нче сыйныф укучылары стенгазеталар чыгара, концерт номерлары әзерлиләр, табигый материаллардан композицияләр ясыйлар.
-
Татар әдәбиятыннан олимпиада. 21.10.2014
Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының мәктәп туры тәмамланып килә. Бүген мәктәбебездә татар әдәбияты буенча олимпиада үтте.
-
Китап - киңәшчең синең. 20.10.2014
Бүген мәктәбебез китапханәчесе Фаваризова Гөлнирә 4 нче сыйныф укучылары белән "Китап киңәшчең синең" дигән темага әңгәмә үткәрде.
-
Спортзалга ремонт. 18.10.2014
Мәктәбебез спорзалына зур ремонт ясалды. Хәзерге вакытта ремонт эшләре тәмамланып, укучылар заман тәлапләренә туры килгән спортзалда шөгыльләнә башладылар.
-
Хәтер көне 17.10.2014
Шатланмыйча, яки кайгырмыйча яшәгән милләт дөньяда була алмый. Ә безнең татар халкы турында барыннан да шатрак халык диләр.Әмма аның башка милләтләргә караганда да кайгы-хәсрәтлерәк,карадан-кара көне бар.Ул 1552 нче елның 15 нче октябре.Бу көнне Казан ханлыгы үзенең дәүләтчелеген югалта. Шушы уңайдан мәктәбебездә хәтер көне үткәрелде.
-
Әти-әниләр җыелышы. 17.10.2014
Бүген мәктәбебездә 9,11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның төп максаты - мәктәптә үткәрелгән ЕГЭ һәм ГИА нәтиҗәләре белән таныштыру.
-
Шахмат ярышы. 16.10.2014
Бүген мәктәбебездә 1-5 нче сыйныф укучылары арасында "Белая ладья" дип исемләнгән шахмат ярышы башланды. Җитәкчесе башлангыч сыйныфлар укытучысы Шакирова Марсилә Мәҗитовна.
-
Ялгыз әбиләргә ярдәм итәбез. 15.10.2014
Бүген 7 нче сыйныф укучылары Явлаштау авылында ялгыз гомер кичерүче Дусикеева Рәйсә апаларга шефлыкка бардылар.