Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Фәнни-практик конференция. 16.02.2015
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Гыйлметдинова Илсинә Казан шәһәрендә үткәрелгән Фатих Кәрим исемендәге фәнни-практик конференциядә катнашты. Бүген Илсинә мәктәп укучылары белән конференциядә алган яңалыклары белән уртаклашты.
-
Экскурсия. 14.02.2015
Бүген 5 нче сыйныф укучылары тарих укытучысы Ярмиева Гүзәл Мәсгутовна белән берлектә авыл хуҗалыгы машиналары паркына экскурсия ясадылар. Күмәк хуҗалыкта аграном вазыйфаларын башкаручы Фәйзрахманов Наил абый аларны авыл хуҗалыгындагы техникалар, хәзерге вакытта анда башкарыла торган эшләр белән таныштырды.
-
Сугыш безнең балачакны урлады. 13.02.2015
Балалар коллективын оештыручы Ахатова Тәгъзимә Айратовна 5 нче сыйныф укучылары белән "Сугыш безнең балачакны урлады" дип исемләнгән җыен үткәрде.
-
Әй, сез, егетләр!!! 12.02.2015
6-7 сыйныфта укучылар белән "Әй, сез, егетләр" дип аталган ярыш үткәрелде. Бу ярышта егетләребез үзләренең һәръяклап белемнәрен күрсәттеләр: төрле дөньяви сорауларга җавап бирделәр, спортта көчләрен сынаштылар, төрле катлаулы ситуацияләрдән чыгу юлларын эзләделәр.Ярышта иң көчлеләр дип Галиев Рәнис, Ярмиев Рәзил, Аухадиев Фидәрисләр табылды.
-
Котлыйбыз.
12.02.2015
Республика күләмендә үткәрелүче "Замечательный вожатый-2015" конкурсының зона ярышларында катнашып, 10 нчы сыйныф укучысы Валиева Әлфинә финалда катнашу мөмкинлеген алды. Аңа киләчәктә уңышлар,югары үрләр яулавын телибез.
-
"Иң яхшы вожатый" 11.02.2015
Укучыларыбыз Шәмәрдән бистәсендә үткәрелгән "Иң яхшы вожатый" конкурсының зона этабында катнаштылар
-
Саф һава сәламәтлек чыганагы. 09.02.2015
Бүген башлангыч сыйныф укучылары саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
-
Балалар бакчасында кунакта. 07.02.2015
Башлангыч сыйныф укучылары "Ромашка" балалар бакчасында булып, үзләренең әкияти тамашаларын күрсәттеләр.
-
Чаңгы юлы-2015. 07.02.2015
Бүген "Чаңгы юлы-2015" массакүләм чарасының авыллар этабы старт алды. Бу чара уңаеннан мәктәбебез укучылыры, педагогик коллектив, техник хезмәткәрләр һәм авыл халкы арасында чаңгы ярышлары үткәрелде.Бу ярышта һәркем көченнән килгәнчә тырышты, ә җиңүне көчлеләр яулады. Көннең матур , кояшлы булуы да күңелләребезгә дәрт, көч өстәде.
-
Әтәчнең сәяхәте.
06.02.2015
Бүген башлангыч сыйныф укучылары "Әтәчнең сәяхәте" дип аталган театральләштерелгән тамашаларын мәктәп укучыларына тәкъдим иттеләр.Тамаша һәммәбезгә дә бик ошады. Молодцы!!!