Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Евлаштау, ул. Ш.Бариева, д. 21 |
Телефон: | +7(843)-62-4-68-35 |
E-Mail: | evlashtaysaba@yandex.ru,Sevl.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Евлаштауская СОШ" |
Руководитель: | Ханнанов Рамиль Фанисович |
Год основания учреждения: | 2000 |
У нас учатся: | 71 |
У нас учат: | 24 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Евлаштауская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Котлыйбыз!
11.10.2015
Килдебәк урта мәктәбендә оештырылган мини - футбол ярышында катнашып, мәктәбебез укучылары 2 нче урын алып кайттылар ( җитәкчесе - Фазылов Ильнур Ильсурович). Аларга алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Ярминкә
10.10.2015
Бүген мәктәбебез укытучылары Казан агропромышленность паркында ярминкәдә катнаштылар. Мәктәбебез коллективы шәһәр халкына пешкән ризыклар тәкъдим итте, тәмле коймак һәм чәй белән сыйлады.
-
Күңелле тәнәфесләр
07.10.2015
Укучыларыбыз күңелле тәнәфесләрне көтеп алалар.
-
"Бәхет иле - балачак"
06.10.2015
Явлаштау мәдәният йортында "Бәхет иле - балачак" конкурсының зона этабы үтте.
-
Дару үләннәре акциясе
05.10.2015
5 октябрь көнне миләш, шомырт, гөлбадран, мелисса, әрем кебек дару үләннәрен алып барып тапшырдык. Укучыларыбыз акциядә бик актив катнашалар.
-
"Күркәм гаилә- 2015"
04.10.2015
4 октябрь көнне район мәдәният йортында "Гаилә һәм мәктәп" журналы оештырган "Күркәм гаилә - 2015" республика конкурсының район этабы узды. Явлаштау урта мәктәбеннән Ахметовлар Ринат һәм Светлана гаиләсе чыгыш ясады. Аларны II урын алулары белән котлыйбыз!!!
-
Укытучылар көне
02.10.2015
5 октябрь - Укытучылар көне буларак билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Явлаштау урта мәктәбе укучылары тарафыннан бик матур бәйрәм концерты күрсәтелде. Бәйрәмебез кунаклары итеп ветеран укытучыларыбыз чакырылды. Аларда үзләренә карата булган хөрмәткә үзләренең теләкләрен белдерделәр.
-
Өлкәннәр көне
01.10.2015
Өлкәннәр көне уңаеннан мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныфта укучы балаларның әби - бабайлары һәм мәктәптә эшләп ялга чыккан өлкәннәребез хөрмәтенә бәйрәм чарасы үткәрелде. Нәниләр әби - бабайлар хөрмәтенә җыр- биюләр, шигырьләр, үз куллары белән ясалган бүләкләр әзерләделәр, өлкәннәрне тәмле чәй белән сыйладылар.
-
Корбан бәйрәме.
28.09.2015
Бүген мәктәбебездә корбан ашы үткәрелде. Халиков Рамиль Рафисович Корбан бәйрәме турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
-
"Милләтләр кроссы- 2015"
26.09.2015
Бүген мәктәбебездә "Милләтләр кроссы- 2015" үтте. Бу чарада барлык укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләр актив катнашты, йөгерештә призлы урыннар алган укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.