МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, С.Евлаштау, ул.Ш.Бариева, д21 |
| Телефон: | 8 (84362) 46-8-14 |
| E-Mail: | Evlashtau.ds.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Галимова Алиса Раисовна |
| Год основания учреждения: | 1983 |
| У нас учатся: | 16 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ "Евлаштауский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района РТ - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55
-
Кабак бөйрәме 30.09.2013

Ел саен кабак бәйгесе
Үткәрелә районда.
Бик тырышып әзерләнеп
Катнаштык без быел да
Согын да чыгардык менә,
Бәлешен дә пешердек
Истәлеккә калсын диеп
Фотога да төшердек.
-
Бәйрәм белән тәрбиячеләр! 27.09.2013

Хөрмәтле балалар бакчасы тәрбиячеләре!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез -Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Хөрмәтле тәрбиячеләр, һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Тәрбияче!
Синдәдер ул йөрәкнең иң олысы,
Синдәдер ул күңелләрнең иң җылысы,
Һәр көн сиңа ничә сабый карап тора,
Алар сине әниседәй якын күрә.
Еласалар – син аларны юатасың,
Боексалар – син аларны уйнатасың.
Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,
Орышасың кайчагында җайлап кына.
Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,
Үстерәсең ничә буын балаларын.
Киткән чакта бакча белән саубуллашып,
Елый-елый озатасың син аларны.
Тәрбияче!
Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.
-
Без яңа бакчага күчтек! 23.09.2013

"Ромашка" дип атала
Безнең гүзәл бакчабыз.
Истәлекле көн бүген
Шуңа сөенә барчабыз!
Әйе, без барыбыз да бик шат. Чөнки бүгеннән без яңа бакчада йөри башладык. Анда җылы, якты, уңайлы, матур. Балалар , ата-аналар исеменнән җитәкчеләребезгә зур рәхмәт белдерәбез! Яңа нигездә балаларның шат авазлары гел яңгырап торсын!
-
1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2013

Шатлыклар күңелебездә,
Ал кояш күгебездә.
Килегез, дуслар кунакка
Сабантуй бүген бездә.
-
Хуш бакча 30.05.2013

Хуш, сөекле бакчабыз,
Сау булыгыз, апалар,
Без мәктәпкә барабыз,
Безне көтә парталар.
Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Барлык уенчыклар белән
Бүген без хушлашабыз!
-
Универсиаданы каршылап 25.05.2013

Универсиада була
Ямьле июль аенда
татар халкы киң күңелле
шат каршылар барын да
-
"Әкиятләр иле"ндә кунакта 22.05.2013

Әкиятләр иле - серле ил ул,
Могҗизалар килеп чыга гел.
Татар халык әкиятләре аша
Яхшылыкка өйрәнә күңел
-
Саф һава - тәнгә дәва. 14.05.2013

Бик күңелле бакчабызда,
Көн дә яратып киләм.
Саф һаваның шифасын мин
Кечкенәдән үк беләм.
-
Һәйкәлләр тын калган. 08.05.2013

8 нче май көнне Җиңүнең 68 еллыгына карата мәдәният йортында оештырылган митингта без дә катнаштык. Сугышта катнашучы авылдашларыбызны 1 минутлык тынлык белән искә алып һәйкәлгә венок салдык.
-
07.05.2013

Авылыбызның иң өлкән кешесе Сабирова Фәүзия әбине бакчабызга кунакка дәштек. 92 яшьлек бу ак әби сугышның ни дәрәҗәдә авыр икәнлеген үз җилкәсендә татыган. Шуңа күрә аның сөйләгәннәре күңелләргә үтеп керә, күзләргә яшьләр китерә. Фәүзия әбинең сөйләгәннәрен безнең балалар да бик йотлыгып тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирделәр. Хөрмәтле тыл ветераныбызга, очрашу да катнашканы өчен чын күңелдән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм аның 100 яшьтән соң да безнең арабызда булуын телибез.


