Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Г.Закирова, д.54 |
Телефон: | +7(843)-622-45-85;+7(917)-893-99-06 |
E-Mail: | dsad4@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №4 "Кынгырау" |
Руководитель: | Халитова Флюзия Рафаиловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 119 |
У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида № 4 «Кынгырау» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 ( 16 ) 17 18 19 20 >>
-
"Көзге байлык" 30.10.2023
Икенче кечкенәләр төркеме балалары(тәрбиячеләре Хазиева А.Х ) атна темасы уңаеннан кызлар һәм малайлар төркеменә бүленеп, яшелчәләрнең һәм җиләк-җимешләрнең исемнәрен атадылар һәм дөрес итеп сыфатын билгеләргә өйрәнделәр. Тәрбияче сорауларына дөрес итеп, тулы җавап бирделәр.
-
"Математка иленә сәяхәт" 27.10.2023
Кечкенәләр төркемендә балаларның математик сәләтләрен үстерүдә нәтиҗәле эш алып барыла. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда шөгыльгә карата кызыксынуны арттыру өчен игътибарны активлаштыру өчен төрле алымнар кулланабыз. Математик сәләтләрен үстерү процессында без математик күзаллауларны шөгыль барышында һәм шөгыльдән тыш та формалаштыру өчен төрле максатлар куеп эшлибез. Шуңа да, көнне планлаштырган вакытта , иртәнге һәм кичке вакыт аралыгында уен эшчәнлеген кушып җибәрү өчен дидактик, хәрәкәтле уеннар, логик табышмаклар, санамышлар, башваткычлар, шигырьләр эш дәфтәрләрен кулланабыз. (тәрбияче Хазиева А.Х)
-
"Сөмбелә" бәйрәме 27.10.2023
Зурлар һәм уртанчылар төркеме балалары катнашында уңыш бәйрәме "Сөмбелә" үткәрелде.
-
Учения по АТЗ 26.10.2023
В детском саду прошли учения по АТЗ. С воспитанниками в группах были проведены беседы о том, как себя вести, если в помещение ворвался вооруженный человек. С работниками и ребятами старшей и подготовительной к школе возрастных групп проведены практические учения, по отработке навыков поведения и действий персонала и воспитанников при захвате заложников.
.
-
"Таякчыклардан квадрат ясау." 04.10.2023
Кечкенәләр төркеме балалары математика шөгылендә "бер" һәм "күп" төшенчәләрен кабатладылар.(тәрбиячеләре Хазиева А.Х.). һәм таякчыклардан геометрик фигурасы- квадрат ясадылар.
-
Шагыйрә белән очрашу 04.10.2023
Бүген бакчабызда бик күңелле чара булып үтте. Сабабыз шагыйрәсе Гимаева Илмира Рәшит кызы белән очрашу балалар күңелендә җылы, онытылмас хисләр калдырды. Зурлар төркеме балалары шагыйрә иҗат иткән шигырьләрне яттан сөйләделәр, Илмира Рәшит кызының шигырь сүзләренә иҗат иткән җыр җырладылар.
-
ОБЖ 03.10.2023
В рамках дня ГО в РФ в детском саду прошли практические учения по АТЗ и открытые уроки по ОБЖ.
-
“Йомры икмәк” 21.09.2023
Балаларны әкият белән таныштыру,әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итү.Сорауларга җавап бирү осталыгына өйрәтүне дәвам итү Ипигә хөрмәт тәрбияләү.
-
Саф һавада күзәтү 13.09.2023
Кечкенәләр төркеме балалары (тәрбиячеләре Хазиева А. Х.) саф һавага чыккач бакчабыз янына килгән эектрлар челтәре машинасын бик кызыксынып күзәттеләр. Ул машинаның йөртүчесе Галиев Адельнең әтисе икәнен белгәч бик тә сөенделәр.
-
Алтын көз. 08.09.2023
Атна темасы уңаеннан кечкенәләр төркеменә(тәрбиячесе Хазиева ) Көз кызы кунакка килде. Балалардан көз билгеләрен сорады һәм төрле төстәге яфракларны кәрзиненнән алып өләште. Балалар яфракларның төсләрен атап, алар белән биеделәр.