Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Лучше всех" тапшыруында кунакта. 05.03.2019

Бакчабызда язның тәүге бәйрәме – 8 Март әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәләре үтә. Бүген зурлар төркеменә йөрүче балалар “Лучше всех” тапшыруында кунакта булдылар. Алар әниләрен, әбиләрен матур җырлары белән сөендерделәр. Әниләр дә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Һәрберсе медаль белән бүләкләнде. Бәйрәм күңелле үтте.
-
"Аулак өй" 04.03.2019

Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара.Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен дисәк, без аны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күңеленә уеп калырдай итеп бирә белергә тиешбез. Шуны истә тотып, без, уртанчылар төркеме балалары әти-әниләргә “Аулак өй” бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Милли киемнәрдән киенгән балаларыбыз матур итеп биеделәр, җырладылар, такмаклар әйтеп күңел ачтылар. Әти-әниләр дә читтә калмады. Бергәләшеп онытылып барган “Капкалы”, “Йөзек салыш”, “Орчык тәгәрәтү”, “Көянтә-чиләкләр ” һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Шундый матур кичәләрдән соң, безнең гореф-гадәтләребез югалмас дип ышанабыз. Чөнки аларны дәвам иттерүче яшь буын үсеп килә! (Сайфутдинова Г.З.).
-
Волейбол ярышлары 04.03.2019

Шушы көннәрдә Саба спорт комплексында хатын - кызлар волейбол уеннары бара.Безнең "Эллүки "балалар бакчасы командасы да бу уеннардан читтэ калмыйча көч сынаша.
-
"Минем хокукларым һәм бурычларым" 01.03.2019
Йомгаклау чарасы - эшлекле уен “Минем хокукларым һәм бурычларым”.Нәни бала килгәч бу дөньягаАңа бирелә – яшәү хокукы.Туганнан ук ул сабыйга биреләБалаларның барлык хокукы.Ул бала сәламәт булсын.Кирәк чакта табиблар даЯрдәм кулларын сузсын.Мәктәпләрдә белем алсын,Һичкем аны тыймасын.Ял итсен ул, уйнасын,Кирәк чакта үзененХокукларын якласын. -
"Әнием күз нурым минем! 01.03.2019

"Әнием куз нурым минем" шушы тема астында икенче кечкенәләр төркемендә әниләргә багышланган бөйрәм иртәсе программасы үтте.Балалар әниләргә өч театр күрсәттеләр:"Өч кыз"(татар халык әкияте),"Шалкан"("Репка") (рус халык әкияте),"Йомры икмәк"("Колобок") (рус халык әкияте).
Абубакирова Р.Г.
-
" Сихри чиләк" 01.03.2019

Эшчәнлек вакытында балаларны төрле кызыклы алымнар белән кызыксындыру зур әһәмияткә ия. Зурлар төркемендә математика эшчәнлегендә әлеге алым киң кулланыла. Чиләк эчендә нәрсә барлыгын балалар төрле биремнәрне үтәгәннән соң белделәр. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
"Гаилә - ул җылы учак" 28.02.2019

Бүген 1 нче кечкенәләр төркеме әти-әниләре үзләренә генә хас, матур мизгелләргә бай булган - гаилә бәйрәменә җыелдылар. Бу бәйрәм нәниләребезнең әти-әниләренә карата өйрәнгән кызыклы шигырьләре, матур җыр-биюләре, әниләребезнең тапкырлыкты көч сынашулары белән үрелеп барды. Әтиләребез тормышта үзләренең алыштыргысыз ярдәмче, якыннарының яклаучы- саклаучылары булуларын исбатлап күрсәттеләр.
Гараева М.М.
-
Тешләрнеңне дөрес юасыңмы? 28.02.2019

Бакчабызда төрле -төрле күңелле,шул ук вакытта бик файдалы чаралар үтә,Бүген икенче кечкенәләр төркеме балаларына шәфкать туташы Шарипова А.Р. "Тешләреңне дөрес юасыңмы?" дигән әңгәмә үткәрде.Балаларыбыз бик кызыксынып тыңладылар.
Абубакирова Р.Г.
-
Традицион булмаган алым белән рәсем ясау. 27.02.2019 1-нче кечкенәләр төркемендә "Әниемә чәчәгем" темасына традицион булмаган алым (уч төбе) белән рәсем ясау. Бурычлар: 1.Тәрбияви (балаларда якынарына карата хөрмәт, ярату хисе, пөхтәлек тәрбияләү). 2.Үстерешле (игътибарлылыкны, буяу белән эш итә белүне үстерү). 3.Белем бирү (әниләргә бүләк ясау теләге уяту; гуашь кулланып традицион булмаган алым (техника) - уч төбе белән ясарга өйрәтүне дәвам итү). (Тәрбияче Шакирова Э.А.)

-
Энием күз нурым 27.02.2019

Чэчэклэре матур булса да,
Бармы шаккатырлыгы?
Эниемнен кузлэрендэ
Доньянын матурлыгы.









