Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
E-Mail: | saba-2.alluki@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | воспитанники - 140 |
У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Балаларның сенсор сәләтләрен үстерү. 13.03.2019
“Әллуки”балалар бакчасында күп кырлы эшлэр, уеннар, шөгыльләр белән беррәттән төркемнәрдә эзләнү, тәҗрибә, эксперимент үткәрү, сенсор үсеш остәмә белем бирү эшчәнлеге чарасы кызыксынып үткәрелә. Мондый эшләр балаларда һәр яңалыкка, эзләнүгә кызыксыну тудыра. (Тәрбияче:Солтанова Г.Г)
-
Игры с паззлами. 13.03.2019 Слово puzzle с английского переводится как "загадка" или "головоломка". Эта развивающая игра представляет собой изображение разной степени сложности и размера, разрезанное на множествокусочков практически одинаковой формы. Задача играющего, собрать это изображение, ориентируясь по цветовым оттенкам и незначительным различиям в форме каждого фрагмента. Возрастной диапазон игроков самый широкий, нижняя граница его от 1 года, а верхняя – практически не ограничена. Воспитанники 1 младшей группы собирают паззлы из обучающей серии "Половинки": "Где мама?", "Откуда это?" (Воспитатель Шакирова Э.А.)
-
Табигать почмагында күзәтү... 12.03.2019
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга аеруча кызыксынучанлык хас. Алар бигрәк тә үзен урап алган мөһит, тирәлек, табигатькә игътибар итәләр.Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу - балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора. Әгәр дә без – тәрбиячеләр, ата-аналар балаларны кечкенәдән үк табигать күренешләре белән кызыксындырып, һәрбер тереклеккә мәхәббәт хисен тәрбияләсәк, аларга карата мәрхәмәтлелек уята алсак, балалар зур үскәч, тирә-юньгә яхшы мөнәсәбәттә булырлар дип ышанып әйтә алабыз.
2-нче кечкенәләр төркеме балалары суга утырткан агач ботакларының бөреләре бүрткәнен, яфрак ярганын һәр көнне күзәтә.
(Тәрбияче Шакирова Э.А.)
-
Яз килә, яз килә!! 07.03.2019
"Бөре чуклары белән, сыерчыклары белән яз килә, яз килә!" - диеп шатлана сабыйларыбыз. Әйе чыннанда, сабыйлык чорында йомшак тал песие дә , чүт-чүт сайраучы кошлар да, каядыр ашыгучы гөрләвекләр, өй түрендәге тамчылар җыры да, битебезне иркәләүче җылы кояш нурлары да табигатькә карата ярату, кызыксынучанлык тәрбияли. 1 нче кечкенәләр төркеме балалары бүген тәрәзә төбе бакчасында үзләренең беренче язгы эшләрен башлап җибәрделәр. Зур кызыксынучанлык белән көнбагыш орлыкларын туфракка утырттылар. Гараева М.М.
-
"Лучше всех" тапшыруында кунакта. 05.03.2019
Бакчабызда язның тәүге бәйрәме – 8 Март әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәләре үтә. Бүген зурлар төркеменә йөрүче балалар “Лучше всех” тапшыруында кунакта булдылар. Алар әниләрен, әбиләрен матур җырлары белән сөендерделәр. Әниләр дә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Һәрберсе медаль белән бүләкләнде. Бәйрәм күңелле үтте.
-
"Аулак өй" 04.03.2019
Соңгы елларда халыкның туган җиренә, туган теленә, үткәненә, мәдәниятенә игътибары көчәя бара.Бу үзгәреш балаларда да милли традиция, гореф-гадәтләргә ихтирам тәрбияләүне алга куя. Буыннан буынга күчеп килгән, хәзер инде югалып бара торган күңелле бәйрәмнәр, йолалар яңадан арабызда яшәсен дисәк, без аны мәктәпкәчә яшьтәге балаларның да күңеленә уеп калырдай итеп бирә белергә тиешбез. Шуны истә тотып, без, уртанчылар төркеме балалары әти-әниләргә “Аулак өй” бәйрәмен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Милли киемнәрдән киенгән балаларыбыз матур итеп биеделәр, җырладылар, такмаклар әйтеп күңел ачтылар. Әти-әниләр дә читтә калмады. Бергәләшеп онытылып барган “Капкалы”, “Йөзек салыш”, “Орчык тәгәрәтү”, “Көянтә-чиләкләр ” һәм башка уеннарда бик теләп катнаштылар. Шундый матур кичәләрдән соң, безнең гореф-гадәтләребез югалмас дип ышанабыз. Чөнки аларны дәвам иттерүче яшь буын үсеп килә! (Сайфутдинова Г.З.).
-
Волейбол ярышлары 04.03.2019
Шушы көннәрдә Саба спорт комплексында хатын - кызлар волейбол уеннары бара.Безнең "Эллүки "балалар бакчасы командасы да бу уеннардан читтэ калмыйча көч сынаша.
-
"Минем хокукларым һәм бурычларым" 01.03.2019Йомгаклау чарасы - эшлекле уен “Минем хокукларым һәм бурычларым”.Нәни бала килгәч бу дөньягаАңа бирелә – яшәү хокукы.Туганнан ук ул сабыйга биреләБалаларның барлык хокукы.Ул бала сәламәт булсын.Кирәк чакта табиблар даЯрдәм кулларын сузсын.Мәктәпләрдә белем алсын,Һичкем аны тыймасын.Ял итсен ул, уйнасын,Кирәк чакта үзененХокукларын якласын.
-
"Әнием күз нурым минем! 01.03.2019
"Әнием куз нурым минем" шушы тема астында икенче кечкенәләр төркемендә әниләргә багышланган бөйрәм иртәсе программасы үтте.Балалар әниләргә өч театр күрсәттеләр:"Өч кыз"(татар халык әкияте),"Шалкан"("Репка") (рус халык әкияте),"Йомры икмәк"("Колобок") (рус халык әкияте).
Абубакирова Р.Г.
-
" Сихри чиләк" 01.03.2019
Эшчәнлек вакытында балаларны төрле кызыклы алымнар белән кызыксындыру зур әһәмияткә ия. Зурлар төркемендә математика эшчәнлегендә әлеге алым киң кулланыла. Чиләк эчендә нәрсә барлыгын балалар төрле биремнәрне үтәгәннән соң белделәр. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).