Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 251 252 253 254 255 256 257 ( 258 ) 259
-
Флаглар 27.12.2012

Карчәчәк: Бабакаем, киртә буенда нинди флаглар ясалган анда?
Кыш бабай: ХХVII Бөтендөнья җәйге Универсиадада 12000 спортсмен 170 илдән катнашыр дип көтелә. Менә кызым, киләсе районнар, илләрнең флаглары инде бу. Татарстан,Саба, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Россия, Швейцария, Сингапур һ.б. илләрдән спортсменнар катнашачак. Аларны ипи, тоз белән каршы алырлар.
-
Талисман 27.12.2012

Карчәчәк: Әнә, тегендә биектә баскыч өстендә нинди песи баласы басып тора соң?
Кыш бабай: Кызым, ул Универсиада Талисманы – канатлы Ак Барс баласы Юни, Татарстан Республикасы символы. Менә болар Универсиада символлары:
Логотип- Универсиада, Россия, Казан, 2013 һәм 5 йолдыз – 5 континентны аңлата.
Эмблема – латин хәрефе Uнинди дә булса спорт мероприятиесенең символикасы, тюльпан – татар орнаменты, яңарыш, җәй атрибуты, яшәрү, үсеш, бәхет, шатлык символы.
Карчәчәк: Бабакаем, Казанда кызыл автобуслар йөри дип ишеткән идем, менә монысы шулмы инде.
Кыш бабай: Кызым, менә моны күр әле. Метрода йөри торган электропоездда девиз язылган “ U are the World” Ул ике мәгънәгә ия: “Ты – это мир”, “Универсиада – это целый мир”.
-
Уеннар 27.12.2012

Карчәчәк:Универсиадада нинди уеннар оештырылачак соң? Анысын да беләсем килә бит. Менә монда минем урман дусларым: куяннар, аюлар, бүреләр нәрсәдер эшлиләр түгелме?
Кыш бабай: И, кызым, син күр әле куян белән бүре теннис уйныйлар, аюлар дуңгызлар белән футбол, кар бабайлар хоккей, балык йөзү ярышында, фил җиңел атлетика, крокодил гимнаст, песи кегли белән, төлке обручлар белән, куян кар бабай белән чаңгыда ярыша, елан шуыша, бака гер күтәрә.
-
Яңа ел котлы булсын! 27.12.2012

Карчәчәк: Әллүкиләр Универсиадага кардан бик күп сыннар ясаган икән. Кая санап карыйм әле.1, 2, 3, 4....Бабакай мин аны санап бетерә алмадым. Син аны хуҗасыннан телефоннан шалтыратып сора әле. Урманыма кайткач дусларым сорар бит.
Кыш бабай: Алло, бу “Әллүки” балалар бакчасымы? Менә сезнең бакча территориясендә кар сыннары карап, хозурланып йөрибез әле. Барысы ничә сын ясадыгыз? Ә - ә 103 дисеңме? Бик тырышкансыз. Рәхмәт.
Хөрмәтле балалар һәм әти -әниләр, “Әллүки” бакча коллективы! Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм.
Беләм, миннән һәркем нидер көтә,
Шатлык, бәхет кенә өмет итә.
Җирдә бәхет һәрчак ныклы булсын,
Котлы булсын бу ел, котлы булсын!
Яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын,
Бәбиләр туып торсын,
Бакчалар гөрләп торсын!
2013 елдагы Универсиада Татарстаныбызга җиңүләр алып килсен..
-
хуш киләсең, Яңа ел ! 21.12.2012

Кыш бабай: Я, алла, карагыз әле бу “Әллүки” дәге тамашаны.?! Балалар бакчасы территориясен Яңа ел бәйрәменә ничек бизәгәннәр! Мин Яңа ел бәйрәменә дә чакыру кәгазе алдым . Нәни дусларым һәм әти-әниләр, 30 декабрь көнне сезне дә шушы бәйрәмгә көтеп калам.
-
Наши права 15.12.2012

-
Китап – белем чишмәсе 10.12.2012

“Китап белем чишмәсе “ атналыгын үткәрүдә безнең балалар бакчасы алдына куелган бурычлар :
-татар халык иҗатына мәхәббәт уяту, китап укуга, белемгә омтылыш, аралашу культурасы, китапханә белән таныштыру, тасвирлап сөйләү күнекмәләрен ныгыту, эзлекле фикерләү сәләтен үстерү, китапханәче хезмәтенә кызыксыну уяту һәм ихтирам тәрбияләү.
-
День открытых дверей 06.12.2012

Әллүки” дә “Бәләкәч” балалар бакчасы физкультура инструкторы эш тәҗрибәсен өйрәнә.
-
“Кар бөртекләре” 06.12.2012

-
Кыш ай-яй... 06.12.2012










