Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 ( 248 ) 249 250 >>
-
Ягу сезонына әзерлек 24.05.2013

Яңа 2013- 2014 уку елына ягу сезонына әзерлек эшләрен башлап җибәрдек.
-
Спонсорыбызга рәхмәт 24.05.2013

Бакчабызның спонсор әтиебез, Радик Ясавиевич, быел да бакчабызны яшелләндерү буенча ярдәм кулы сузды. Бакчага кайтарылган черемәне түтәлләргә тараттык. Улы Амиль мәктәпкә китсә дә, безнең бакчабызны Радик Ясавиевич онытмый. Аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Уңышлар, сәламәтлек телибез!
-
Тырыш хезмәт җимеше 24.05.2013

Иң - иң татлы, затлы җимеш -
Тырыш хезмәт җимеше!
23 май көнне барлык коллектив белән кичке өмә оештырдык. Бергәләп эшләгән эшнең нәтиҗәсе, уңышы да күп була. Әнә шундый тырыш, уңган кызлар безнең бакчабызда эшлиләр. Рәхмәт сезгә, матурлык белән тәрбияләгән тәрбия генә нәтиҗәле була.
-
Вазалар 24.05.2013

Бакчабызның каршысына
Тезеп куйдык "вазалар".
Аллы-гөлле чәчәкләр
Утыртабыз аларга!
-
Тату гаилә 24.05.2013

Бу атнаның йомгаклау эшчәнлеге "Тату гаилә" темасына әти-әниләрнең рәсем, газеталар күргәзмәсен оештыру булды.
Татау гаилә - ил терәге,
Сабый өчен иң кирәге,
Гаилә тату, бердәм булса -
Балалар бәхетле була!
-
Гаилә 24.05.2013

Гаилә... Нинди изге, һәркемнең йөрәгенә якын сүз бу. Аңа күпме мәгънә тупланган!
Җир йөзендә һәрбер бала үз гаиләсе белән горурланып яшәргә хаклы...
-
Гаилә 24.05.2013

Алтын - көмешнең искесе булмас,
ата-ананың бәһасе булмас.
Ана - аталы - алтын канатлы.
-
Cмотр - конкурс 23.05.2013

Бүген, 23 май көнне Балалар иҗат үзәгендә Универсиадага багышланган район балалар бакчалары арасында смотр - конкурс узды. Безнең "Әллүки" балалар бакчасы да "Олимпийский наш привет" исеме астында сәламәтлек театры белән уңышлы чагыш ясады һәм мәгариф бүлеге тарафыннан грамота белән бүләкләнде.
-
Сәлам 23.05.2013

Яшәгез сез гел муллыкта,
Гел тыныч булсын галәм.
Кадерле кунакларыбызга
Ялкынлы кайнар сәлам!
-
Спорт 23.05.2013

Без балалар барыбызда
Сәламәт, йөзебез шат.
Сәламәт буласың килсә,
Спортны ярат!









