Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 241 242 243 244 ( 245 ) 246 247 248 249 250 >>
-
Экологик омэ: "Зеленая Россия" 31.08.2013

Тирә - юньне пычратудан, табигатьне кешеләр тарафыннан уйламыйча эшләнгән төрле адымнардан саклау – бүгенге көннең иң әһәмиятле мәсьәләләреннән берсе. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин. Табигатьне күзәтү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Балаларга белем һәм тәрбия бирүдә бакчабыз хезмәткәрләре иң беренче үзләре үрнәк күрсәтәләр.
Бүген, 31 август көнне, бөтенроссия экологик өмәдә алар актив катнаштылар
-
Яңа уку елына әзерлек 24.08.2013

Яңа уку елына коллектив балаларны каршы алырга әзерләнә.
-
Тәрбиячеләр семинары 20.08.2013

Балачак серле, тылсымлы, шатлыклы дөнья. Бу тылсымлы дөнья кайда бар соң? Әйе, әйе балалар бакчасында! Тылсымлы дөньяны мәшһүр мәгърифәтче – галим, педагог Ризаэддин Фәхреддиннең “Балаларыгызны үзегез яшәгән заманча һәм башка заман өчен дә яраклы итеп тәрбияләгез” дигән сүзләре бүген бакчабызда район тәрбиячеләре өчен үткәрелгән август киңәшмәсендә киң чагылыш тапты.
Киңәшмәнең максаты:
- балалар бакчаларында яңа инновацион технологияләр куллану;
- мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасы буенча икетеллелекне тормышка ашыру.
Кунакларны, музыка җитәкчесе Гүзәл Халиуллина өйрәткән, үзләренең осталыклары, җыр – биюләре белән сәламләп балалар каршы алдылар.
-
“Детству- безопасные дороги!" 20.08.2013

“Юлда булсаң – бул өлгер, юл кагыйдәсен син бел!”- безнең девиз. ЮХИДИ инспекторы Илнур Насибуллин тәрбиячеләргә бүгенге һәм алда булган үзгәрешләр, тәрбиячеләргә нинди бурычлар йөкләнүен аңлатып китте.
-
Программаны тормышка ашыру 20.08.2013

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен өйрәтү программасы нигезендә икетеллелекне тормышка ашыру буенча рус теле тәрбиячесе Широва Гулнур Габделфартовна презентация белән эшчәнлегендәге яңалыклар, балалар белән эшчәнлекнең төрләренә тукталды.
-
Уен аша тәрбия 20.08.2013

Ике теллекне тормышка ашыру буенча тәрбияче Султанова Гөлшат Гаптелхаевна федераль дәүләт таләпләрен тормышка ашыруда "Уен аша сөйләм теле үстерү" темасы буенча кечкенәләрдә эшләү алымнарына тукталып, киңәшләрен бирде.
-
Логопед киңәшләре 20.08.2013

Балалар бакчаларында һәм әти – әниләрне борчыган авазлардагы кимчелекләр һәм аларны бетерү өстендә эшләү алымнарын бакчабызның логопеды Миләүшә Халимова, килгән тәрбиячеләр белән бергә, практикум итеп үткәреп, киңәшләрен бирде. Һәм алар үзләренә кулланма итеп алырга өйрәнеп киттеләр.
-
Җәйге эшләр 16.08.2013

Безнең "Әллүки" балалар бакчасының тирәсе гөлләргә күмелде. Бакчабызның матурлыгы балалар күңеленә шатлык, әхлак күнекмәләре бирүдә ярдәм итә. Бу инде үз чиратында, әти- әниләр белән дустанә мөнәсәбәттә эшләү нәтиҗәсе.
-
Тычканнар 16.07.2013

Тычканыбыз һәркөн иртән балаларны зарядкага чакыра.
Тычкан сигнал бирүгә,
Басарга өлгерәбез.
Тиз-тиз генә тезелеп,
Бик җитез йөгерәбез.
-
Куяннарыбыз. 15.07.2013

Хуш исле үләннәр салсам
Әгәр дә алларына,
Куяннар бит йөгерешеп
Киләләр яннарыма.
Бары да озын колаклы,
Барысы да йомшаклар.
Беләсезме? Бездән генә
Курыкмый бу куркаклар.









