Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Закира Юсупова, д.4 |
| Телефон: | +7(843)-622-31-43 |
| E-Mail: | Dsadalliku2.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад № 2 "Эллуки" |
| Руководитель: | Халиуллина Гузель Нурулловна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | воспитанники - 138 |
| У нас учат: | педагоги - 15 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №2 «Эллуки» п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
"Без спорт белән дус!"
17.10.2017
Икенче кечкенәләр төркеме балалары физкультура шөгыльләрен аеруча көтеп алалар.Бүген алар "Очты-очты" уены белән таныштылар. (Сайфутдинова Г.З.).
-
“Икмэкнен валчыгы да бездэн олы, коеп ашама”. 16.10.2017

Без буген зурлар төркеме балалары белән көз көне игенчеләрнең нинди эш башкарганнары турында сөйләштек,тәмле хуш исле ипинең өстәлгә ничек килгәнен белдек. Икмәккә сак караш тәрбияләнде,игенчеләребезгә,ипи пешеручеләргә зур рәхмәтебезне белдердек. (Тәрбияче Ахтямова Р.М.)
-
Алтын көз 16.10.2017

Оча яфрак, уйный яфрак,
Һаваларда әйләнеп.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Без дә бит көз бәйрәме!
(Хайрутдинова Г.М., Валиева Л.И.)
-
"Вазада көзге яфраклар." 14.10.2017

13 октябрь көнне зурлар төркемендә "Вазада көзге яфраклар" дигән эшчәнлек булып үтте. Балалар трафарет ярдәмендә эшләргә, битне икегә бөкләп контур буенча ваза кисәргә өйрәнделәр. Көзге яфраклардан ваза бик матур килеп чыкты. ( Тәрбияче Шарипова Ф.М).
-
Туган телдә сөйләшәбез... 13.10.2017

Бүген 1 кечкенәләр төркемендә "Исәнме, Алтын көз!" атналыгы кысаларында "Яшелчәләр" темасына сөйләм теле эшчәнлеге булып үтте. Максаты - балаларның сөйләм телен үстерү. Бурычлар: 1) тәрбияви (игътибарлылык, тыңлый белүчәнлек тәрбияләү); 2) үстерешле (балаларның сенсор тою сәләтен үстерү); 3) белем бирү (яшелчәләрне белдерә торган исемнәр - бәрәңге, помидор, суган, кишер һәм аларның үзлекләрен белдерә торган сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету, яшелчәләрне танырга өйрәтү, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү). (Тәрбияче Шакирова Э.А.)
-
Йомгаклау чарасы “Көзге ассорти” 13.10.2017

Мәктәпкә әзерлек төркемендә көзге байлыкны уеннар аша курсәтеп сорауларга җавап таптылар.Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәй тәмамлану моңсулык тудырса,көз мул уңышлы шатлык китерә. Шушы матурлыкка сокланып балалар узләренен кузаллауларын картина ясап курсэтэ алдылар,яшелчәләрдән фоторамма ясадылар, (Тәрбияче : Солтанова Г.Г)
-
"Көзге табигать" 13.10.2017

Без кечкенәләр төркеме балалары белән көзге табигатьттә булдык.Табигатьнең матурлыгына хозурланып йөрдек,бакчабыздагы соңгы чәчәкләр белән саубуллаштык.
Көз килде.Үләннәр
Саргайды,шиңде.
Сап - сары яфраклар
Җиргә сибелде.
Сап - сары яфраклар
Җил искәч очалар.
Бөтерелә - бөтерелә,
Җиргә үк төшәләр.
Абубакирова Р.Г.
-
"Осень в гости к малышам" 13.10.2017

Ходит осень по дорожке
Промочила в лужах ножки.
Льют дожди и нет просвета
Затерялось где-то лето. (Валиева Л.И.)
-
"Этемә тәм-томнар" 13.10.2017

Бүген икенче кечкенәләр төркеме балалары янына тамагы ачкан эт баласы кунакка килде.Балалар эткә яраткан ризыкларын әвәләп, аны сөендерделәр. (Сайфутдинова Г.З.).
-
"Кәрзиемдә әкият" 13.10.2017

2 нче кечкенәләр төркемендә көз бәйрәме үткәрелде. (Валиева Л.И.)









