муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Тимерман чаңгы ярышы - 2018 28.01.2018
Бүген Байлар Сабасында Тимерман - 2018 чаңгы ярышы үткәрелде. Мәктәпкә әзерлек төркеменнән Хайбриев Әдел чангы ярышында катнашып Грамота һәм медальгә лаек булды. Чын күңелдән Әделне, әти-әнисен котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләр калабыз.
-
Үстерешле уеннар 26.01.2018
Балалар кичке якта төрле өстәл уеннарын, дидактик уеннарны, бигрәк тә лото, домино, пазл төзү кебекләрен яратып уйныйлар,кубиклардан әкият сюжетларын төзиләр, буягыч китаплар буйыйлар, һәм әлбәттә инде сюжетлы-рольле, җырлы-биюле уеннар да читтә калмый. Туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган ягыбыз турында күбрәк белергә теләү, аны тану, ярату кебек максатлардан чыгып үзебез дә яңа уеннар иҗат итәбез. Аларны балалар бигрәк тә теләп уйныйлар, үз белгәннәрен сөйли-сөйли "Рәсемне җый", "Пазл төзе" уеннарын яратып уйныйлар.
Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.
-
Фокусник 26.01.2018
Фокус простой:
Сундук пустой,
В нём нет ничего!
Закроем его!
Запрём! Завяжем! Перевернём!
Саматова Л.И.
-
Өлкән тәрбиячеләр өчен район күләм семинар 25.01.2018 Бүген 25.01.2018 МБМБУ Саба 1 «Шатлык” балалар бакчасында өлкән тәрбиячеләр һәм беркетелгән балалар бакчалары мөдирләре өчен район күләм семинар үткәрелде. Семинар башында мөдир Исрафилова Миләүшә Корбангалиевна бакчаның тарихы, эшчәнлеге белән таныштырды. Тәрбиячеләр - Сабирова Рәхилә Расиховна икенче кечкенәләр төркемендә “Кышкы урманга сәяхәт”, Фатихова Гүзәл Хамзевна зурлар төркемендә “Туган ягым һөнәрчеләре” темаларына интеграль бердәм белем бирү эшчәнлеге күрсәттеләр. Уртанчылар төркеме балалары тәрбиячеләр белән берлектә “Тәрбияләү серләре” исеме астында театральләштерелгән тамаша күсәттеләр. Логопед Миләүшә Рашитовна кунакларга артикуляцион гимнастика ясатты һәм авазларны дөрес әйтү буенча үзенең киңәшләрен бирде. Өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәритовна эш тәҗрибәсеннән чыгып беркетелгән балалар бакчалары белән эшләү тәртибе белән таныштырды. “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары белән сәяхәткә” исемендә эшлекле уен үткәрде. Семинарда катнашучылар түгәрәк өстәл артында фикер алыштылар, көнүзәгендә булган мәсьәләләрне чиштеләр. Семинарны йомгаклап Саба муниципаль районы мәгариф бүлеге мәктәпкәчә тәрбия бирүнең әйдәп баручы белгече Сөнгәтова Фирүзә Илһам кызы чыгыш ясады. Семинар эшлекле, эчтәлекле, нәтиҗәле һәм файдалы булды.
-
Матур күлмәк кигән кыз 24.01.2018 Әвәләү шөгылендә уртанчылар төркеме балалары пластилин һәм табигый материалдан катлаулы предметлар әвәләргә өйрәнделәр.Күркәне гәүдә өлеше итеп алып, пластилиннан баш, чәч, куллар әвәләп куеп кыз ясадылар.Төрле төстәге пластилиннар белән күлмәген бизәделәр."Матур күлмәк кигән кыз концертка яки театрга бара ала",- дип фикер йөрттеләр балалар.Тәрбияче Гилемханова Ә.Ә.
-
Альяпкыч бизәү 20.01.2018
Алъяпкычымның бизәге,
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәме үземә?
Тәрбияче Саматова Л.И.
-
Җырлы-биюле уен "Чума үрдәк,чума каз" 18.01.2018
Уеннар – халык иҗаты җимеше ул. Аларны да халык уйлап чыгарган. Нинди генә уенны алма, аның эчтәлегендә кешеләрнең әүвәлге чорлардагы шөгыльләре, тормыш-көнкүреше чагылыш таба. Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Ә менә безнең икенче кечкенәләр төркеме балаларның иң яратып уйный торган уеннарының берсе,ул “Чума үрдәк,чума каз” уены.(Тәрбияче:Сабирова Р.Р.).
-
"Оформление нашей группы" 18.01.2018
Первая младшая группа учавствовала во Всероссийском творческом конкурсе " Новогоднее оформление" ,
и получила Диплом первой степени. (Восп. Хуснулина Г.Г.)
-
Күңелле математика 17.01.2018 Уртанчылар төркеме балалары математика шөгылен көтеп алалар һәм теләп катнашалар. Бүгенге шөгыльдә алар металлофон тавышын санап, шул сандагы геометрик фигураларны ике рәткә тезделәр.Озынлыклары буенча фигураларны чагыштырып ,"озын, кыскарак, иң кыскасы"сүзләрен дөрес итеп кулланырга өйрәнделәр.
-
Түбәтәем-түбәтәй 16.01.2018
Бүген татар халкының милли бәйрәмнәре,киемнәре турында белемнәрен баету, милли баш киеме - түбәтәй белән якыннанрак танышу, аны татар орнаментлары белән бизәргә өйрәтү, татар булуыбыз белән горурлану хисе тәрбияләү максатыннан уртанчылар төркемендә кисеп-ябыштыру эшчәнлеге үткәрелде.
Тәрбияче: Сафиуллина Ә.К.