муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Мин әтием белән. 20.02.2018
Әтием белән икәү
Без гел бергә йөрибез.
Бергә утын кисәбез,
Бергә карлар көрибез.
Тәрбияче: Саматова Л.И.
-
Район күләм "Яшел ут" бәйгесе 19.02.2018
Бүген бакчабызда район күләм "Яшел ут" бәйгесе үткәрелде. Районыбызның балалар бакчалары тәрбиячеләре балаларга юл йорү кагыйдәләрен өйрәтү буенча үзара ярыштылар, берсеннән-берсе кызыклы, эчтәлекле бердәм белем бирү эшчәнлекләрен күрсәттеләр. Фәсхиева Г.Т. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән "Юл йөрү кагыйдәләре иленә сәяхәт" темасына бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәтте. Балалар урман хуҗабикәсе Убырлыны тиешле урыннан гына юл аркылы чыгарга, транспорт төрләрен аера, таный белергә, юл билгеләрен истә калыдырырга өйтәттеләр.
-
"До ре ми" вокаль ансамбль 17.02.2018 "До ре ми" вокаль ансамбле "Һәрвакыт булсын кояш" җыры белән чыгыш ясадылар.
-
"Созвездие - Йолдызлык -2018" 16.02.2018
Бүген балалар иҗат үзәгендә район күләм "Созвездие-Йолдызлык-2018" бәйгесе үткәрелде. Безнен "Шатлык" балалар бакчасынын Аухадиева Н.Ә. җитәкчелегендәге "Фантазия" бию коллективы икенче урынны, Валиева Д.И. җитәкчелегендәге "До ре ми" вокаль ансамбле өченче урынны яуладылар. Чын күңелдән мәктәпкә әзерлек төркеме балаларын җинүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз.
-
Муса Җәлилнең тууына - 112 ел 15.02.2018 Буген бакчабызда татар халкының батыр шагыйре Муса Җәлилнен тууына 112 ел тулу уңаеннан "Муса Җәлил - бөек шагыйребез" исеме астында бәйрәм иртәсе уздырылды. Муса Җәлилнен танылган шигырьләрен балалар сәнгатьле итеп сөйләделәр. "Кызыл ромашка", "Себерке", "Карак песи" әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, "Кызыма", "Сәгать" җырларын башкардылар. Саматова Л.И. балаларны М.Җәлилнен тормышы, иҗаты белән таныштырып презентация күрсәтте.
-
15 февраль - әфганчылар көне. 13.02.2018
Бүген зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбияче апалары белән берлектә Әфганчылар истәлегенә урнаштырылган һәйкәлгә экскурсия оештырдылар. Гүзәл Хәмзевна, Гөлгенә Тәлгатовна Әфган җирендә интернациональ бурычларын үтәгәндә һәлак булган райондашларыбыз турында сөйләделәр. Аларның куркуны белми торган, батыр егетләр булуын, хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен һәм безнең үсеп килүче буынның алаларны онытырга тиеш түгеллеген аңлаттылар.
Тын кал, иптәш!
Зур сынаулы еллар килгән чакта
Беленә икән кемнең - кемлеге.
Бер минутлык тынлык белән
Искә алыйк бүген без сезне.
-
Чаңгы ярышы - 2018 11.02.2018
"Шатлык" балалар бакчасы коллективы хезмәткәрләре район күләм үткәрелүче ярышларда даими катнашып киләләр. Бүгенге чаңгы ярышында да кызларыбыз өч төрле яшь төркемендә 3 км арада узыштылар. Аубакирова Гөлназ Альфретовна, Равилова Нурсинә Тимербаевна,Кашапова Людмила Валентиновналарга ярышта катнашканнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
-
"Лыжня Татарстана - 2018" 11.02.2018
В связи с популяризацией лыжных видов спорта, повышением спортивного мастерства, привлечения подрастающего поколения к здоровому образу жизни, к занятиям спортом,выявления сильнейших лыжников 11 февраля в поселке Богатые Сабы Сабинского муниципального района состоялись массовые соревнования "Лыжня России - 2018", "Лыжня Татарстана - 2018". Воспитанники старшей и подготовительной к школе групп детского сада "Шатлык" являются активными участниками соревнования. Сегодня каждый участник соревнования получил бурю эмоции, веселого настроения и памятные подарки. Благодарим всех участников соревнования и желаем дальнейших успехов.
-
"Заманча әкиятләр" 09.02.2018
Халык әкиятләре - бала тәрбияләүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, герой сүзләренең билгеле тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән таныштыру процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән : "Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар...." Балаларны рольләргә бүлеп, тулы җөмләләр белән сөйли белү күнекмәләрен үстерү, әкиятләргә карата кызыксыну уяту, безнең бурычыбыз. Заманча әкият, мультфильмнарны таный белергә, аларның эчтәлеге буенча үз фикерләрен башкаларга җиткерә белергә өйрәтү. Яхшылыкны-яманлыктан аера белергә күнектерү. Культура, тәртип-кагыйдәләрен бер кайчан да истән чыгарырга яраманлыгын, кайда гына булсаң да әдәп-әхлак нормаларын үтәргә кирәклеген төшендерү өстендә "Заманча әкиятләр" атналыгы дәвамында алып барылды.
-
Төймәләр саныйбыз. 08.02.2018 Уртанчылар төркеме балалары математика шөгылен көтеп алалар. Бүгенге шөгыльдә дә алар бик кызыксынып эшләделәр. Капчык эченә яшеренгән төймәләрне капшап санап, ничә төймә булуын белделәр.Шул сандагы түгәрәкләрне санап тезделәр.