муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Хәтер көне 22.06.2018
22 июнь–Россиядә Хәтер һәм кайгы көне. Ул РФ Президентының 1996 елның 8 июнендәге Указы нигезендә гамәлгә куелган һәм немец фашистларының совет халкына каршы сугыш башлаган көнне билгеләп үтелә. Билгеле булганча, 1941 елның 22 июнь иртәсендә Германия илебезгә һөҗүм ясый. Гәрчә, тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, ике арада тынычлык хакында килешү төзелгән булса да. Немецлар авиациясе иң беренче аэродром, тимер юллар, хәрби-диңгез базаларына, хәрби частьлар урнашкан урыннарга һәм күп кенә шәһәрләргә ут ача. СССРга каршы Италия, Венгрия, Финляндия һәм Румыния чыга. Әлеге сугыш тарихта иң зур вакыйгаларның берсе буларак кереп калып, Икенче бөтендөнья Ватан сугышы исемен ала. Сугышка илебезнең бар халкы: яше-карты, ир-егетләр, хатын-кызлар күтәрелә. Авылларда, шәһәрләрдә бар эш хатын-кызларга, балаларга, яшүсмерләргә, өлкәннәргә кала. Ачлык-ялангачлык, кайгы-хәсрәт һәр йортның ишеген шакый, бары бик бәхетлеләр генә үз якыннарын сугыштан каршы алуга ирешәләр. Татарстан районнары, шул исәптән безнең район да әлеге сугышта үз өлешен кертә. Районыбыздан чыккан Геройлар, батырлар исемлеге моның шулай икәнлеген тагын бер кат раслый.
Һәр елны 22 июнь көнне батыр каһарманнарыбызны искә алып зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәңгелек утка, билгесез солдат һәйкәленә экскурсия оештырыла. Сугыш кырында ятып калган каһарманнарыбыз бер минутлык тынлык белән искә алына, чәчәкләр куела. Илебезне дошман әсирлегеннән азат иткән, якты көн өчен көрәшкән ата-бабаларыбызга күрсәткән ихтирам чарасының бу бер өлеше генә булып тора. Без аларны онытмаска, буыннан-буыннарга җиткерә барырга бурычлыбыз.
-
Спорт белән без дус! 21.06.2018
Балаларның көн дәвамында хәрәкәт активлыгын үстерү, сәламәт булып үсүләрен тәэмин итү буенча бакчабызда күп төрле эш: иртәнге гимнастика, физкультура эшчәнлеге, хәрәкәтле уеннар, ярышлар, спорт бәйрәмнәре үткәрелә. Балалар үзара җитезлектә, өлгерлектә, уңганлыкта ярышалар, көч сынашалар. Ярышлар барышында балаларны бер-берсен кайгыртып, иптәшләренә көч биреп, команда белән әш итә белергә күнектерелә. Сәламәт булып үсәр өчен кече яшьтән спорт белән шөгыльләнергә кирәклеге аңлатыла.
-
В мире цветов... 20.06.2018
В мире цветов так тепло и прохладно.
Целый букет ароматов и звуков...
Каждый цветок - он по-своему нарядный...
В форме изысканных праздничных кубков.
В мире цветов я желала б остаться,
Стать героиней рассказов и сказок,
Чтоб красотой каждый день любоваться,
Слиться с гармонией света и красок.
-
Күңелле уеннар! 20.06.2018
Җәйге чор балалар өчен иң күңелле вакыт. Урамда уйнарга да, иҗади шөгыльләнергә дә була. Зурлар төркеме малайлары схеманы карап, өйрәнеп вак лего уенчыкларыннан йортлар, агачлар, машиналар төзү белән мәшгульләр.(Гыйлемханова Ә.Ә.)
-
"Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың" 20.06.2018
Намуслык, хезмәт сөючәнлек, кешеләргә мәрхәмәт, хөрмәт, Туган җиргә мәхәббәт сыйфатлары балага геннар белән генә дә күчми. Моңа билгеле бер максатлы тәрбия эше нәтиҗәсендә генә ирешелә. Татар халкының "Нәрсәгә өйрәнсәң, шуны куарсың" дигән мәкальле бар. Кечкенәдән үк кешене файдалы эшкә күнектерергә кирәк. Шушы хезмәт тәрбиясен истә тотып без уртанчы төркем балалары, тәрбияче Сабирова Р.Р. белән , үзләре утырткан борчак түтәленнән чүп утадылар һәм аларга су сиптеләр. Бердәм башланган, күмәк эшнең нәтиҗәсе дә озак көттермәс.
-
Музыкаль тәрбия 19.06.2018
Кече яшьтәге балаларны музыкага, музыкаль әсәрләрне тыңларга кызыксыну уяту, җырларга һәм гади бию хәрәкәтләре ясарга өйрәтү максатыннан музыка әшчәнлекләре ел әйләнәсендә бара. Беренче кечкенәләр төркеме балалары музыка җитәкчесе Аухадиева Нурания Аюповна белән музыка әшчәнлегендә теләп шөгыльләнәләр. Нурания Аюповна күрсәткән хәрәкәтләрне тырышып эшлиләр.
-
Бүген бездә -Сабантуй! 14.06.2018
Бүген бездә сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрэк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Бүген бакчабызда балаларны халкыбызның гореф-гадәтләре белән таныштыруны дәвам итү, үзара дуслаштыру һәм берләштерү, уеннар аша сөйләм телен үстерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, милли спорт уеннарына кызыксыну уяту максатыннан Сабантуй үткәрдек. Сабантуйда балалар үзара су ташу, капчык киеп сикерү, аркан тарту, чүлмәк вату, йомырка тотып йөгерү уеннарында ярыштылар. Бәйрәм җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды.
-
Сабантуй мизгелләре 14.06.2018
Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.
-
Россия коне белән! 08.06.2018
Россия көне уңаеннан социаль яклау үзәге хезмәткәрләре мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен кызыклы чара оештырды. Монда балаларга бу темага кагылышлы табышмаклар әйтелде, Россия турында әңгәмә үткәрелде. Соңыннан балалар туган якка карата булган ярату хисләрен үзләренең рәсемнәрендә чагылдырдылар. Бу чараны оештыручыларга зур рәхмәт.
-
Китапханәгә сәяхәт. 07.06.2018
Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның туган коне уңаеннан зурлар төркеме балалары китапханәгә сәяхәт кылдылар. Илсеяр Илдусовна балаларны А.С Пушкинның китаплары белән таныштырды. "Алтын балык" әкиятен иллюстрацияләр аша сөйләде. Бу чарадан балалар бик күп мәгълүмат алдылар (Гилемханова Ә.Ә.)