муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 122 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 ( 37 ) 38 39 40 >>
-
Укытучылар көненә багышланган тантана
02.10.2021
Буген район мәдәният йортында Укытучылар көненә багышланган тантана үтте. Район Башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов хезмәттәге уңышлары өчен укытучыларны, тәрбиячеләрне котлап Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазләре тапшырды. МБМБУ Саба 1нче "Шатлык" балалар бакчасында озак еллар балаларга тәрбия һәм белем бирү эшендәге казанышлары өчен өлкән тәрбияче Нурисламова Миләүшә Фәрит кызына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы күкрәк билгесе, тәрбияче Гилемханова Әнисә Әмин кызына Саба районы Башкарма Комитеты Рәхмәт хаты тапшырылды.
-
"Иң яхшы уңыш алучы бакча" номинациясендә җиңүче
02.10.2021
МБМБУ Саба 1 нче "Шатлык" балалар бакчасы коллективы районкүләм үткәрелгән "Иң яхшы мәктәп яны бакчалары - 2021" бәйгесендә катнашып "Иң яхшы уңыш алучы" номинациясендә балалар бакчалары арасында беренче урынны яулады. Балалар бакчасы биләмәсен ямьләндерү, матурлау, мул уңыш алуда катнашкан һәркемгә рәхмәтебезне житкерәбез. Киләчәктә уңышлар теләп калабыз.
- 1 октябрь - Өлкәннәр көне 01.10.2021 Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан яраткан дәү әниләрен, бабайларын бәйрәм белән котлау өчен открыткалар ясадылар.
- Өлкәннәрне котлау 30.09.2021 1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан бакчабызда озак еллар эшләп лаеклы ялда булган хезмәттәшләребезне котлап котлап бүләкләр өләштек.
-
27 сентябрь - мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү хезмәткәрләре бәйрәме
27.09.2021
27 cентябрь – мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирүче хезмәткәрләр көне. Бүген мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бакчада эшләуче барлык хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәм белән котлап чыгыш ясадылар, матур теләкләрен җиткерделәр.
- Туп, туп, тубыбыз 23.09.2021 Нәниләр төркеме балалары бүген туп белән танышып аны сикертеп, тәгәрәтеп, чөеп, әйләндереп уйнап булуын тошенделәр.
- Саф һавада 13.09.2021 Беренче кечкенәләр төркеме балалары белән бакчабыз биләмәсе тирәли экскурсия оештырылды. Балалар көннең кояшлы, җылы булуын билгеләп үттеләр, биләмә тирәли күп төрле чәчәкләр үсүен күзәттеләр, яшелчә бакчасында булдылар.
- Булачак пешекчеләр. 09.09.2021 Бүген зурлар төркеме балалары үзләрен чын пешекчеләр итеп хис иттеләр, камырдан төрле камыр ризыклары ясадылар.
- Әйләнә - тирә белән танышу 06.09.2021 Нәниләр төркеме балалары йорт кошлары белән таныша
- Физкультура һавада 02.09.2021 Саф һавага чыгу һәм физкультура белән шөгылләнү балалар өчен бик мөһим. Саф һавада йөрү һәм физкультура баланың сулыш юлларын чистарта, физик яктан активлаштыра, иммунитетын күтәрә. Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә.