муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
E-Mail: | DdShat.Sab@tatar.ru; saba1shatlik@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
Год основания учреждения: | 1932 |
У нас учатся: | воспитанники - 112 |
У нас учат: | педагоги - 12 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 31 ) 32 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга физик тәрбия бирү 26.01.2023 Бүген беренче кечкенәләр төркемендә әти-әниләр җыелышы барышында физкультура эшчәнлеге күрсәтелде. Әти-әниләрне мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик күнекмәләрен үстерү буенча бакчада нинди эш алып барылуы аңлатылды. Физик тәрбия бирүнең бурычлары, максаты, эш алымынары белән таныштырылды. Балаларның хәрәкәт активлыгын үстерү, сәламәтләндерү, чыныктыру буенча киңәшләр бирелде.
-
"Светофор иленә сәяхәт" 25.01.2023
Буген зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә "Светофор иленә сәяхәт" исемендә бердәм белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр. Үзләре белән Белмәмешне алдылар. Аны юл йөрү кагыйдәләре, юл билгеләре белән таныштырдлар. Әти-әниләр, балалар белән очрашуга ЮХИДИ хезмәткәрләре Гүзәл Назифовна, Илнур Дамирович килделәр. Илнур Дамирович балаларның юл билгеләрен, юл йөрү кагыйдәләрен яхшы өйрәнгәннәрен билгеләп үтте. Юлда исән-имин йөрер өчен һәрдаим кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген искәртте. Әти-әниләрнең балалар өчен үрнәк булуларын аңлатты. Карангы вакытта юлда йөргәндә балаларның, өлкәннәрнең киемнәрендә ут кайтарткыч элементлар булырга тиешлеген искәртте. Әти-әниләрне кызыксындырган сорауларына җавап бирде. Гүзәл Назифовна балаларга, тәрбияче апаларга рәхмәтен җиткерде, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен уеннар, методик әсбаплар тапшырды.
-
Победители конкурса «Символ года на посту» 25.01.2023 Воспитанники подготовительной к школе группы Усманова Ясмина и Назипов Ильдан стали победителями районного конкурса лучшая новогодняя ёлочная игрушка по безопасности дорожного движения «Символ года на посту» среди воспитанников ДОУ Сабинского муниципального района. Начальник отделения профилактики ГБУ «БДД» РТ в Сабинском районе Ягафарова Гузель Назифовна, инспектор отделения ГИБДД отдела МВД России по Сабинскому району Ильнур Дамирович Насибуллин поздравили наших победителей, вручили Грамоты и подарки.
-
Саф һавада 23.01.2023 Саф һавада балалар күп уйный, хәрәкәт итә. Хәрәкәт итү матдәләр алмашын, кан әйләнешен тәэмин итә, аппетитны үстерә. Балалар каршылыкларны җиңәргә өйрәнә, җитезлектә, кыюлыкта камилләшә. Аларда хәрәкәт итү үсә, кәеф күтәренкелеге тотрыклана. Саф һавада булу акыл үсеше өчен дә файдалы. Күзәтүләргә нигезләнеп балаларның танып белү даирәсе камилләшә, белем дәрәҗәсе үсә. Кызыксынучанлык, иҗадилык формалаша. Әхлак тәрбиясе бирелә. Беренче кечкенәләр төркеме матур көндә саф һавага чыгып әйләнә-тирәне, һава торышын, көннең җилсез булуын билгеләп, кошларга куелган җимлекне күзәттеләр, майданчыкта уйнадылар.
-
Салкын, саф һава 23.01.2023
Салкын, саф һава,
Йомшак кар ява.
Урамга чыксаң,
Битләр кызара.
Кар бөртекләре
Өстеңә куна,
Үзләре матур
Һәм салкын була.
Ә.Бикчәнтәева
-
Кар белән танышу 20.01.2023 Нәниләр төркеме балалары бүген кар белән таныштылар. Карның ак төстә, салкын, ябышучан булуына игътибар иттеләр. Кардан Кар бабай әвәләп булуын да күзәттеләр.
-
Татар халкының милли киемнәре, бизәкләре... 19.01.2023
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән.
Бизәкләре көмешләргә,
Энҗеләргә күмелгән. Калфак
"Әбиемнең серле сандыгы" атнасы кысаларында зурлар төркеме балаларын татар халкының милли киемнәре, милли биәзкләре белән якыннанрак таныштыру, милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен төшендерү, балаларга зәвык тәрбиясе бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү максатыннан бердәм белем бирү эшчәнлекләре үткәрелде. Балалар танышып кына калмадылар үзләрен чын рәссам итеп хис иттеләр. Татар халкының милли өс, баш, аяк киемәрен бизәделәр, нинди биәкләр төшерүләре турныда сөйләделәр.
-
"Әбиемнең серле сандыгы" 16.01.2023 "Әбиемнең серле сандыгы" атнасы кысаларында икенче кечкенәләр төркеме балалары танып-белү эшчәнлеге барышында татар халкының милли киемнәре, йорт җиһазлары, милли ризыклары, татар халкының көнкүреше белән таныштылар.
-
Искечә Яңа ел! 13.01.2023
Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп.
Иске яңа ел котлы булсын,
Дөньялар тыныч торсын.
Бәбиләр туып торсын,
Табыннар тулып торсын!
Бүген бакчабызда искечә яңа елны билгеләп балалар белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, җыр, бию, шигырьләрне искә төшереп Искечә Яңа ел бәйрәмен үткәрдек.
-
Хәрәкәтле уеннар 11.01.2023
Хәрәкәтле уеннар яш буынны физик яктан нык һәм сәламәт тәрбияләү , аның хәрәкәт итү мөмкинлекләрен үстерү һәм сәләтләрен камилләштерү кебек бер-берсенә тыгыз бәйләнгән комплекслы бурычларны хәл итүдә алыштыргысыз чара булып тора. Хәрәкәтле уеннар баланың иҗатын, хыялын, игътибарын үстерүгә, инициативалылык, мөстәкыйльлек тәрбияләүгә, җәмәгать тәртибе кагыйдәләренә хөрмәт уятуга юнәлдерелгән. Әлеге бурычларны хәл итү, уеннарның үзләрен үткәрүдән бигрәк, аларны оста итеп оештыруга, методик таләпләрне катгый саклауга бәйле. Хәрәкәтле уеннар, хәрәкәтләр шулай ук координацияне камилләштерүгә комплекслы йогынты ясыйлар. Бу яшьтә уен эшчәнлегенең нигезләре салына. Алар иң элек йөрү, йөгерү, сикерү, ыргыту кебек хәрәкәтләрне: тупны тоту, предметны бер кешедән икенчесенә тапшыру, туп ыргыту , туп сикертү кебек уен кагыйдәләрен; урын сайлау, партнер, команда белән килешеп хәрәкәт итү кебек техник-тактик гамәлләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән . Тәрбия һәм белем бирү барышында балалар бик күп уен төрләре белән танышалар, алар уен эшчәнлегенә карата кызыксыну уята, мөстәкыйль рәвештә уенны сайларга һәм иптәшләре белән буш вакытта уйнарга өйрәнә.