муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Школьная 39 А, |
| Телефон: | 8 (84362) 2-32-43 |
| E-Mail: | Shatlyk1.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №1 "Шатлык" |
| Руководитель: | Зарипова Рушания Гилемхановна |
| Год основания учреждения: | 1932 |
| У нас учатся: | воспитанники - 112 |
| У нас учат: | педагоги - 11 |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №1 «Шатлык» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215
-
"Чисталык дәресе" 17.01.2013

16 нчы гыйнвар көнне Татарстан Республикасы күләмендә табигатьне саклау буенча экологик акция үткәрелде. Бу чарада безнең "Шатлык" балалар бакчасы да катнашты һәм бердәм белем эшчәнлекләре экология темасына багышланды. Барлык төркемнәр дә бу теманы төрлечә яктыртты. Мәсәлән, уртанчылар төркемендә "Туган ягым" , зурлар төркемендә "Урманыбыз чиста булсын", мәктәпкә хэзерлек төркемендә " Табигатне саклыйк" темасы астында күңелле, җанлы әнгәмәләр оештырылды.Эшчәнлек ахырында, нәтиҗә ясап балалар бик теләп үз фикерләрен, теләкләрен рәсемгә төшерделәр.
-
"Чисталык дәресе" 17.01.2013

-
Цирк, цирк, цирк! 15.01.2013

Бу көннәрдә бердәм белем бирү эшчәнлекләрендә цирк темасы урын алды. Балалар бик теләп цирк, андагы артистлар, төрле трюклар күрсәтүче хайваннар, аларның тормышы турында өйрәнделәр, мультфильмнар карадылар. Күргәннәреннән, ишеткәннәреннән чыгып балалар рәсемнәр ясадылар, кубиклардан монежлар төзеп анда хайваннарны куеп күзалладылар.
-
Чангыда шуабыз! 14.01.2013

Балалар мәш киләләр
"Шатлык" ишекалдында
Күрегезче, тезелешеп
Чангы шуалар анда!
-
Кышкы каникуллар 12.01.2013

Яңа еллар килсен бәхет алып,
Яңа еллар килсен елмаеп,
Күңелләрдә мәңге шатлык булсын,
Яшәмәгез дуслар моңаеп."Шатлык" балалар бакчасында искечә Яңа ел каршылау уңаеннан балалар янә тагын бер кат чыршы тирәсенә җыелдылар. Кыш бабайга багышланган шигырьләр, җырлар, биюләр балаларда яңа ел рухын кабат яңартты.
-
Кышкы каникуллар 11.01.2013

Праздник спортивный гордо
вступает в свои права
Солнцем улыбки доброй
Встречает его детвора -
Кышкы каникуллар 10.01.2013
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр — яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Г. Тукай “Театр”
-
"Шатлыкка" Кыш бабай килде 30.12.2012

Бүген бакчабызда "Яңа ел" бәйрәмнәре гөрләп үтте. Барлык 6 төркем балалары да әти-әниләре, әбиләре, дәү әниләре белән Кыш бабай килүен каршы алдылар. Балалар кышның символы Кыш бабайга үз бүләкләрен - җырлар, шигырьләр сөйләргә ашыктылар. Бәйрәмне бозарга теләгән усал бүре, иркә Бикә дә, шаян куяннар да яңа ел рухын киресенчә тагын да ныграк яктыртты. Чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уеннар, сюрприз мизгелләр Кыш байның бүләк таратуы белән төгәлләнде.
-
Кыш бабайлар парады 29.12.2012

Бүген Байлар Сабасының үзәк мәйданын төрле әкият геройлары, дистәләгән Кыш бабай һәм Кар кызы биләп алды. Елда үтүче Кыш бабайлар парады бу юлы Саба мәдәният йортына якташыбыз, татар халкының иң яраткан артисты Шәүкәт Биктимиров исемен биргән зур вакыйга белән туры килде...
-
Яңа ел бүләкләре килеп тора 29.12.2012

Ел саен Яңа ел чыршысы ачылышын көтеп алабыз.Чөнки биредә Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов еллык эшкә нәтиҗәләр ясый, шул ук вакытта кар сыннары бәйгесенә йомгак ясап җиңүчеләрне тәбрикли. Быел исә, кар сыннары ясау буенча эшчәнлек кечкенә һәм зур мәгариф учрежденияләренә аерып бәяләнде. Безнең "Шатлык" балалар бакчасы коллективына кызыксындыру бүләге тапшырылды. Саба районы башлыгы Рәис Миннеханов гомүмиләштереп: "Барлык балалар бакчалары коллетивлары да бик матур итеп, актив рәвештә ел саен кар сыннары ясыйлар. Бу үз чиратында балаларга бик матур тәрбия чарасы, тәрбиячеләргә эшләрендә дә зур уңышлар телик"- дип җылы теләкләрен белдерде.












