МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, д Аккуль Бигеней ул.М .Джалиля,д.24 |
Телефон: | +7(843)-624-85-01 |
E-Mail: | DsadRom.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ- "Бигенеевский детский сад "Ромашка" |
Руководитель: | Гайнуллина Рафиса Нурлыгаяновна |
Год основания учреждения: | 1991 |
У нас учатся: | 11 воспитанников |
У нас учат: | 1 воспитатель |
МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Саф һава тәнгә дәва. 09.12.2022
Көн салкын, тышта
Уйный кар-буран,
Ак төскә керде –
Бизәлде урам. -
Тәслимә Галимулловна юбилее. 05.12.2022
Озак еллар Бигәнәй "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияче булым эшләгән Тәслимә Галимулловнвның 60яшьлек юбилее.
Сезгә насыйп булган бәхет, шатлык,
Якты көннәр мәңге үтмәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шунысы бигрәк читләп үтмәсен.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
-
Грипп профилактикасы 02.12.2022
Сак булыгыз:грипп!!!
Грипп – вируслы тын юлы инфекциясе (ОРВИ) төркеменә керә. Ул эпидемиягә әверелүчән. Моннан тыш, ул организмга өзлегү дә китерергә мөмкин булган кискен авыру.
-
Кошлар нәни дусларыбыз. 28.11.2022
Салкын кыш айларында безнең якларда кошларга ризык табу бик кыенга туры килә. Без, "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар , әти- әниләр ярдәме белән кошларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә булдык - алар өчен җимлекләр ясадык. Без аларны бакчабыз тирәсендә үсеп утырган агачларга элдек. Балалар тәрбияче апалары белән берлектә һәр көн саен аларга җимнәр сибәләр, кошчыкларның чөкердәшә-чөкердәшә җим чүпләгәннәрен сокланып күзәтәләр. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.
-
Котлы булсын әниләр бәйрәме! 26.11.2022
Нигә бүген бөтен җирдә
Чәчәкләр балкый бездә?
Нигә кояш көлеп карый,
Беләбез һәммәбез дә.
Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Кояш шуңа шатлана.
-
Әниләр өчен открытка" 23.11.2022
Бигәнәй “Ромашка” балалары кисеп ябыштыру шөгылендә әниләренә буләккә открытка ясадылар. Ә бит иң зур бүләк – күңел җылыңны салып, үз кулларың белән ясаганы.
Эш башында балаларга кайчы, кәгазь һәм клей белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Соңыннан балалар бик теләп иҗади эшкә тотындылар. Балаларның открыткалары бик матур килеп чыкты, алар, һичшиксез, бәйрәмгә менә дигән бүләк булачак
-
Табиб Һөнәре белән таныштыру. 15.11.2022
Кечкенәләр белән сәламәтлек буенча шөгыль.
Максат: Сәламәтлек турында аңлату, табиб һөнәре белән таныштыру, сәламәт яшәү рәвеше булдыру.
-
Көзге боз өстендә сак булыйк !!! 07.11.2022
-
«Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!» 02.11.2022
Нәрсә ул сәламәтлек һәм без аның турында беләбез? Сәламәтлек –авырулар һәм физик җитешсезлекләр булмау гына түгел, ул физик җан һәм социаль иминлекнең торышы да ул. .Хәзерге вакытта сәламәтлеккә һәм физкультура-сәламәтләндерү эшенә бик күп игътибар бирелә, чөнки балаларның сәламәтлеге белән проблемалары бик күп. Белүебезчә, нәкъ менә физик культура организмны ныгыта һәм иммунитетны арттырырга булыша. «Спортка вакыт бир, алмашка сәламәтлек ал!» дигән мәкальдә әйтүләренчә, сәламәт буласың килсә, үзең турында яшьтән кайгырта башларга кирәк. Нәкъ менә балалар бакчасында баланың сәламәтлегенә нигез салына. Бала үсә, гадәтләре һәм күнекмәләре, характеры формалаша.
-
"Күңелле яшибез". 01.11.2022
Өстәл уены- ул ләззәт тә, бер үк вакытта үсеш тә. Дидактик уеннарның бер төре- өстәл уеннары. Өстәл уеннары белемнәрне үстерергә,фикерләргә, хәтерне яхшыртырга, уйларга өйрәтә. Шулай ук, балалар уен барышында нәтиҗәләр һәм карарлар кабул итәргә, бер-берсе белән аралашырга өйрәнәләр.