МБДОУ- «Бигенеевский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422087, Республика Татарстан, Сабинский район, д Аккуль Бигеней ул.М .Джалиля,д.24 |
| Телефон: | +7(843)-624-85-01 |
| E-Mail: | Bigeney.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ- "Бигенеевский детский сад "Ромашка" |
| Руководитель: | Гайнуллина Рафиса Нурлыгаяновна |
| Год основания учреждения: | 1991 |
| У нас учатся: | 10 воспитанников |
| У нас учат: | 1 воспитатель |
-
Тукай абый шигырьләре 27.04.2026

Быел 26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел. Бу көн, туган тел көне дә. Шагыйрьнең тормышы кыска, әмма якты. Безнең халык искиткеч шагыйрь Габдулла Тукай истәлеген саклый. Авылыбыз китапханәчесе Котдусова Нәзирә апа белән берлектә шагыйрьнең иҗатына багышланган "Тукай абый шигырьләре» дигән чара уздырылды. Шулай ук Габдулла Тукайның туган көненә багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар китаплар белән таныштылар, уеннар уйнадылар, өйдә уку өчен китап сайладылар.
-
Тукай безнең күңелләрдә! 24.04.2026

Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Безнең"Ромашка" балалар бакчасында да, сабыйларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, төрле чаралар оештырылды. Балалар язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар, "Тукай геройлары " дигән темага рәсемнәр ясадылар; "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны", "Капчыкта нәрсә бар?" уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безнең - тәрбиячеләрнең күңелендә горурлык һәм якты хис уята. -
Терроризмга каршы өйрәнүләр 23.04.2026

21 апрель көнне Россия күләмендә өйрәнүләр(всероссийские учения) үткәрелде. Өйрәнүләр приказ нигезендә, бирелгән сценарий буенча башкарылды.









