Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
| Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
| E-Mail: | Sbs.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
| Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 77 |
| У нас учат: | 22 |
Свежие новости
Татарстан Варислары Берлегенең туган көне
Опубликовано: 17.09.2013
15 нче сентябрь – Татарстан Варислары Берлегенең туган көне. Шул уңайдан “Таң” балалар оешмасында 16 сентябрь көнне дружина сборы узды. Сборда 2 сыйныф укучылары эзтабарлар сафына кабул ителде.
Мәктәптә тантаналы бәйрәм рухы сизелеп тора. Варислар бүлмәсендә оешма советы членнары булачак эзтабарларны котларга әзерләнә.
- Галстуклы варис һәм эзтабарлар спорт залында тигез сафка баскан.
Сбор отряд советы рәисләренең отрядлар әзерлеге турында рапорт тапшырулары белән башланып китте. Илебез гимны яңгырады. Тантананың иң күңелле мизгелләре башланды: 2 нче сыйныф укучылары дулкынланып көткән вакыт җитте. “Таң” оешмасының булачак эзтабарлары безнең каршыда. 6 укучы (2 кыз, 4 малай) бүген үзләренең оешма сафына лаек икәнен күрсәттеләр. Алар бергәләп эзтабарларның кагыйдәләрен санап чыктылар, тантаналы вәгъдә бирделәр.
8 нче сыйныф укучылары алкышлар астында эзтабарларның муенына Татарстан флагы төсендәге галстуклар бәйләде. Укучыларны педагог-оештыручы, сыйныф җитәкчеләре, “Таң” оешмасы активистлары котлады.
К списку новостей












