Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Большешинарская средняя общеобразовательная школа им. А.А.Ахунзянова» Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422054, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Большой Шинар, ул. Кооперативная, д. 33 |
Телефон: | +7(843)-624-12-10 |
E-Mail: | shinarsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Большешинарская СОШ" |
Руководитель: | Мубараков Рамиль Гилемханович |
Год основания учреждения: | 1976 |
У нас учатся: | 80 |
У нас учат: | 22 |
Свежие новости
Семинар "Точка роста"
Опубликовано: 29.11.202129 нчы ноябрь көнне zoom платформасы аша “Үсеш ноктасы” проектына багышланган республикакүләм семинар булып узды. Әлеге семинарда безнең мәктәбебез дә катнашты. “Үсеш ноктасы” – федераль, ягъни илкүләм проект. Аның максаты – шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары, заманча мөмкинлекләре аермасын киметү. Чөнки укучылар, кайда яшәүләренә карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алуга, киләчәккә тигез мөмкинлекләр белән атларга хокуклы.
Семинарда катнашучылар алдында мәктәп директоры Мөбәрәков Р.Г. һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров Илфат Фуатович чыгыш ясадылар.
Мәктәбебезнең биология укытучысы Мөхетдинова Алия Рафаэлевна, Хәбибуллина Энҗе Әнәсовна, Хисамутдинова Эльмира Николаевналар күрсәткән ачык дәресләрне республика күләмендә бер меңнән артык кеше күзәтте.
“Үсеш ноктасы" безнең мәктәптә әле бу елда гына ачылды. Проектның төп бурычы - балаларга сыйфатлы белем алу мөмкинлеген, авыл мәктәпләрен үстерү.
К списку новостей